Ямбулат авылы китапханәчесе Шакурова Г. үткәргән чарада мәктәпкәчә һәм башлангыч сыйныф укучылары бик теләп катнаштылар. Чараның максаты: балаларда балачактан ук ана теленең бөек Тукай иҗат иткән тел икәнлегенә һәм Г.Тукайның шигырьләренә кызыксыну уяту; фикерләү, иҗади сәләтләрен һәм сөйләмнәрен үстерү; үз халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү, туган телгә кызыксыну уяту. Шул уңайдан бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның шигырьләрен һәм әкиятләрен яттан сөйләделәр, яраткан язучыларыбызның хикәяләрен, мәсәлләрен укыдылар, табышмакларга җавап эзләделәр, мәкальләр әйтештеләр, төрле уеннар уйнадылар, үзләренең иң самими чаклары - балачаклары белән уртаклаштылар.