ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Тарихы бик тирәннәргә, әллә-ничә мең елларга җиткән халык бәйрәме — Сабантуй XXI гасырда да татар милләтен таныту, аның рухи бердәмлеген, мәдәниятен, телен саклау чарасы, символы буларак яшәвен дәвам итә. 

  5 июнь көнне Ачы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре районыбыз да узган Сабантуенда катнаштылар. Рус өендә килгән кунакларны каршы алып, массовка өлешендә катнаштылар.

Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче, авыл хуҗалыгы белгечләре тарафыннан бик күңелле һәм җанлы төстә үтте.

5 июнь көнне районда үткән Сабантуенда да халкыбызның иң борынгы гадәтләреннән саналган ат бизәп керү күренешендә дә актив катнашылды.

4 июнь көнне Шәтке Сабантуе бик күп халыкны үзенә жыйды, һәркемгә дә күңелләрдә калырлык матур мизгелләр бүләк итте.
 Сабантуйны  "Ләйсән" җыр - бию ансамбле, мәдәният хезмәткәрләре  ачып җибәрде. Мәйданда ООО "Агролак" хуҗалыгының алдынгылары бүләкләнде. Бүләкләүдән соң, төрле спорт уеннары, татарча көрәш башланып китте. Һәркем  дә милли уенннарда, капчык киеп йөгерү, авызга йомырка кабып чабу, аркан тартышу, кул көрәше, авыш баганага, туры баганага мену, чүлмәк вату кебек уеннарда  катнаша алды. Әлеге уеннар Шәтке Сабантуенда оештырылды.

7 июнь көнне Әбде авыл китапханәсендә укытучылар белән берлектә «Звенит он, Пушкинский родник!» дип аталган Пушкин укулары үткәрелде. Монда А.С.Пушкинның татар һәм рус телендәге шигырьләре укылды.

 4 июнь көнне Айдар авылында да Сабантуе уздырылды. Әлеге милли бәйрәмне уздыруда Айдар авылы китапханәчесе дә актив катнашты.

    Балалар иҗат үзәге каршында эшләп килүче “Яшь хәбәрче” түгәрәгенә йөрүче Сахабиев Камил , Сахабиев Хабил, өстәмә белем бирү педагогы Сахабева Л.З. җитәкчелегендә, XXI район балалар һәм яшүсмерләр  бәйгесе «Алтын каләм”дә катнаштылар.  Укучыларның иҗатларын уңай бәяләп, “Олимп” яшьләр үзәге аларны “исемле”  сәгать һәм грамота белән бүләкләде.

4 июнь көнне Шәтке Сабантуе бик күп халыкны үзенә җыйды, һәркемгә дә күңелләрдә калырлык матур мизгеллэр бүләк итте. Сабантуйны  "Ләйсән" җыр - бию ансамбле, мәдәният хезмәткәрләре  ачып җибәрде. Мәйданда ООО "Агролак" хуҗалыгының алдынгылары бүләкләнде. Бүләкләүдән соң, төрле спорт уеннары, татарча көрәш башланып китте. Һәркем  дә милли уенннарда, капчык киеп йөгерү, авызга йомырка кабып чабу, аркан тартышу, кул көрәше, авыш баганага, туры баганага менү, чүлмәк вату кебек уеннарда  катнаша алды. Әлеге уеннар Шәтке Сабантуенда оештырылды.

Сабантуй мәйданы матур итеп бизәлгән, ерактан ук халкыбызны бәйрәмгә дәшеп торды. Милли бәйрәмебез оешкан төстә, бик күңелле узды. Һәр елдагыча, чара күңелле уеннарга бай булды. 5 июнь көнне район үзәге Теләчедә сабантуй бәйрәме үтте. Әлеге сабантуйларда Урта Мишә авылы китапханәчесе дә читтә калмады, бәйрәмдә катнашты.

 6нчы июнь көнне Баландыш төп мәктәбендә, гадәттәгечә, “Кояшкай” мәктәп яны  ял һәм сәламәтләндерү лагере эшли башлады. Анда  20 укучы ял итә. Алар белән 3 әйдаман  тәрбия эшләре алып бара.  Лагерьдә төрле яшьтәге балалар  булуга карамастан,  чаралар  мавыктыргыч  итеп үткәрелә.  9 ай укыганнан соң, ял итү һәр укучы күңеленә  хуш килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International