4 июнь көнне Шәтке Сабантуе бик күп халыкны үзенә жыйды, һәркемгә дә күңелләрдә калырлык матур мизгелләр бүләк итте.
Сабантуйны "Ләйсән" җыр - бию ансамбле, мәдәният хезмәткәрләре ачып җибәрде. Мәйданда ООО "Агролак" хуҗалыгының алдынгылары бүләкләнде. Бүләкләүдән соң, төрле спорт уеннары, татарча көрәш башланып китте. Һәркем дә милли уенннарда, капчык киеп йөгерү, авызга йомырка кабып чабу, аркан тартышу, кул көрәше, авыш баганага, туры баганага мену, чүлмәк вату кебек уеннарда катнаша алды. Әлеге уеннар Шәтке Сабантуенда оештырылды.