Сабантуй - борыңгыдан килгән милли бәйрәмебез.

2016 елның 7 июне, сишәмбе

4 июнь көнне Шәтке Сабантуе бик күп халыкны үзенә җыйды, һәркемгә дә күңелләрдә калырлык матур мизгеллэр бүләк итте. Сабантуйны  "Ләйсән" җыр - бию ансамбле, мәдәният хезмәткәрләре  ачып җибәрде. Мәйданда ООО "Агролак" хуҗалыгының алдынгылары бүләкләнде. Бүләкләүдән соң, төрле спорт уеннары, татарча көрәш башланып китте. Һәркем  дә милли уенннарда, капчык киеп йөгерү, авызга йомырка кабып чабу, аркан тартышу, кул көрәше, авыш баганага, туры баганага менү, чүлмәк вату кебек уеннарда  катнаша алды. Әлеге уеннар Шәтке Сабантуенда оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International