ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Мөселман кардәшләребез 6 июньдә Рамазан Шәриф аена аяк басты. Шул уңайдан Теләче җирлекара китапханәсендә “Балкы иман нуры белән” дигән күргәзмә янында әңгәмә үткәрелде. Әлеге күргәзмәдә динебезгә багышланган китаплар урын алды.

20 майдан 3 июньгә кадәр әлеге бәйрәм буенча әзерлек эшләре алып барылды. Күмәк бию һәм чыгышларны әзерләүдә һәм Сабантуйны үткәрүдә барлык авыл китапханәчеләре, Теләче җирлекара һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре актив катнаштылар.


7
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Район башлыгы Илдус Зарипов Теләче халкын, килгән кунакларны бәйрәм белән котлады. Ул авыл һәм районның алдынгы хуҗалыкларын, эшчеләрен истәлекле бүләкләр белән бүләкләде, аларга эшләрендә уңышлар теләде. Бәйрәм төрле спорт ярышлары, дәртле җырлар һәм биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Көн яңгырлы булуга карамастан, бәйрәм зур оешканлык белән, күңелле үтте.

Районыбызның 2016 елның “Сабантуй”  бәйрәмендә үткәрелә торган  лоторея уенының иң зур призына лаек булучы Мубаракшин Ильяс Миннекаюмович булды. Бу чарада ул супер приз - «Stalker LB50QT-16» маркалы скутер отты.

7 июнь көне “Кояшкай” лагерендә “Сәламәтлек көне” кысаларында үтте. Укучылар  сәламәт яшәү рәвеше, чыныгу, файдалы үләннәр турында сөйләштеләр, төрле конкурс , викториналарда катнаштылар.  Лагерьга йөрүчеләр янына доктор Айболит та кунакка килде.  Укучылар үзләре дә    врач һөнәрен үзләштереп  карадылар. Бу көн  тәрбиянүчеләр күңеленә хуш килде.

Балалар ялы тиешенчә оештырылган. Ял итү программасы төзелгән.  Балалар  төрле уеннар уйныйлар, конкурслар үткәрәләр.Аларга ял итү бик ошый.

Шушы көн уңаеннан Теләче ял паркында бик матур бәйрәм оештырылды. Балаларның шат авазы белән гөрләп торган бу бәйрәмдә Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары да катнашты. Бәйрәм конкурсларда җиңгән укучыларны котлау белән башланып китте. Бүләк алучы балалар арасында безнең мәктәптән 5 сыйныф укучысы Афзалов Рушан да бар иде. Бәйрәм күңелле уеннар, җыр-бию белән дәвам итте. Балалар бүләкләргә сөенеп, рәхәтләнеп ял иттеләр. Укучыларыбызның балачаклары имин көннәрдә, елмаюлы йөзләр белән, шатлыкта үтсә иде.

Сәламәтлек кешегә бер тапкыр һәм гомергә бирелә.Аны кеше гомере буе сакларга һәм кайгыртырга тиеш аны саклау һәм кайгырту – һәрбербезнең бурычы. 

Һәр эти-әни баласын сәламәт күрергә тели.Баланың сәламәтлегенә исә кечкендән үк игътибар бирү мөхим.Шул максаттан бүген ягъни 07 июнь көнне безнең балалар бакчасына Теләче район үзәк шифаханәсе табиблары,балалар табибы Шакирова Л.М. җитәкчелегендә елга бер тапкыр үткәрелә торган профилактик табиб күзәтүе уздырдылар. Шәфкат туташлары балаларның  сәламәтлекләрен тикшереп, гомуми анализлар алдылар.

                С 25 по 27 мая 2016 года в Казани Татарстанстан  провел  трех дневный  обучающий семинар руководителей районных подразделений статистики  и уполномоченных по вопросам переписи по курсу : «Порядок проведения Всероссийской сельскохозяйственной переписи 2016 года и заполнения переписной документации» ( с использованием мультимедийной обучающей программы).                             

                Обучение проводили заместитель руководителя Татарстанстата Саматова А.Ф., начальник отдела статистики сельского хозяйства и окружающей природной среды Мустафина А.А.

                 После прослушивания теоретической части и практических заданий было проведено тестирование.

4июнь көнне авылыбызды Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Татар халкының сагынып көтеп алган Сабантуй бәйрәме - борынгыдан килгән бәйрәм. Сабантуй ул - халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган - хезмәт бәйрәме дә. Сабантуй мәйданы җыр – биюдән яңгырап торды. Яше-карты һәм дә балалар төрле кызыклы уеннарда катнаштылар. Сабантуй  һәркемнең күңелендә матур  хисләр калдырды. Халык  бик рәхәтләнеп күңел ачты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International