4июнь көнне авылыбызды Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Татар халкының сагынып көтеп алган Сабантуй бәйрәме - борынгыдан килгән бәйрәм. Сабантуй ул - халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган - хезмәт бәйрәме дә. Сабантуй мәйданы җыр – биюдән яңгырап торды. Яше-карты һәм дә балалар төрле кызыклы уеннарда катнаштылар. Сабантуй һәркемнең күңелендә матур хисләр калдырды. Халык бик рәхәтләнеп күңел ачты.