7 июнь көне “Кояшкай” лагерендә “Сәламәтлек көне” кысаларында үтте. Укучылар сәламәт яшәү рәвеше, чыныгу, файдалы үләннәр турында сөйләштеләр, төрле конкурс , викториналарда катнаштылар. Лагерьга йөрүчеләр янына доктор Айболит та кунакка килде. Укучылар үзләре дә врач һөнәрен үзләштереп карадылар. Бу көн тәрбиянүчеләр күңеленә хуш килде.