Ярышта республиканың Алексеевск, Саба, Актаныш, Аксубай, Түбән Кама, Буа, Кайбыч, Чистай, Мөслим, Әлки, Арча, Югары Ослан, Кама Тамагы, Теләче, Лаеш, Спас, Тәтеш, Балык Бистәсе районнары һәм Казаннан 200 дән артык спортчы катнашты.
Безнең район җыелма командасы составында чыгыш ясап, призлы урыннар алучы яшь бадминтончылар:
2007 елгы һәм кечерәк кызлар арасында:
Чулпан Мөбәрәкшина – 3 урын
2005-2006 елгы малайлара арасында:
Фаил Шакиров – 3 урын
Парлы уен:
Алмазия Котдусова һәм Тәтештән Виктория Сергеева – 3 урын
Фаил Шакиров-Наил Шакиров -3 урын