ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2016 ел
дүшәмбе

Ачы авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә китап укучылар өчен "Курить - здоровью вредить” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырдылар.

Балалар ике төркемгә бүленеп уку залында, абонементта, китап киштәләрендә, күргәзмәләрдә, китапларда һәм журналларда  яшерелгән язуларны эзләделәр. Иң элек алар китапханәдә үз – үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар һәм танып – белүгә корылган кечкенә генә сәяхәттә булдылар. Китапханә лабиринтларында адашмас өчен, уенда катнашучыларга кирәкле карта бирелде. Барлык биремнәр дә китап һәм китапханә белән бәйләнгән һәм укучылар фондтан кирәкле китапларны мөстәкыйль рәвештә таба алырлык итеп уйланылган иде. Балалар төрле биремнәр үтәделәр, башваткычлар чиштеләр, әдәби һәм логик мәсьәләләрнең чишелешләрен таптылар. Ахыр чиктә алар куйган максатларына – китапханәдәге хәзинәгә  якынлаштылар! Кадерле сандыктан тәм – томнар һәм әлбәттә, китаплар килеп чыкты, әйе, китаплар нәкъ менә безнең китап патшалыгыннан табарга мөмкин булган хәзинәнең үзе. Ә китапларда – иң кыйммәтле байлык – белем!

Шулай ук "В гостях у сказки"  күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Балалар ошаган китапларын укырга өйләренә дә алдылар.


 

26 майда 9 сыйныфларда дәүләт йомгаклау аттестацияләр старт алды. Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 4 укучысы сайлап алу фәннәреннән – җәмгыять белеме һәм химиядән беренче имтиханнарын тапшырдылар. Төп дәүләт имтиханын тапшыру пункты буларак Теләче урта мәктәбе билгеләнде. Имтиханнар оффлайн режимындагы видеокүзәтү астында үтте. Җәмгыять белеменнән имтихан -3 сәгать, химиядән – 2 сәгать барды.

Алар зиһенне баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау – фикерләүне тирәнәйтүдә зур әхәмияткә ия. Балаларда иптәшлек, дуслык, кешелеклелек сыйфатлры тәрбияләү уңаеннан 25 май көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Тапкырларга- табышмак” исеме астында викторина үткәрелде.

Олы Мишә урта мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме зур тантана булып узды. Мәктәбебезнең 9 нчы, 11 нче сыйныф укучылары , чыгарылыш сыйныф укучылары буларак, матур бәйрәм оештырып укытучыларына рәхмәт белдерделәр. Тантаналы кичәдә  укучыларыбыз, укытучылар, әти-әниләр, кунаклар да катнашты. Бу дулкынландыргыч бәйрәмдә чыгарылыш сыйныф укучыларына ак теләкләр теләнде.

Чараның  максаты : укучыларда сәламәт яшәү рәвешен алып бару теләге уяту; тәмәке тартуның кешенең эчке дөнясына һәм тышкы кыяфәтенә начар тәэсир итә торган зарарлы гадәт икәнлеген аңлауларына ирешү.

     2016 елнын 26 май конне район хужалыклары арасында 2016 елнын терлек азыгын эзерлэу очен азык эзерлэу техникаларын, туратып тарату агрегатларын хэм азык саклау чокырларынын эзерлеген тикшеру максатыннан районда конкурс  шулай ук, ЖЧЖ «Алан» хужалыгында семинар-кинэшмэ булып узды.

    Конкурста терлек азыгын эзерлэу техникаларын 17 олештэн торган курсэткечлэр белэн бэялэнеп тикшерелде шулай ук, конкурста терлек азыгын  ташу очен биек бортлы узйорешле техникалар эзерлеге, печэн чапкычларынын,  печэн эйлэндеру тырмаларынын хэм печэн жыеп-тыгызлау агрегатларынын  эзерлеге,  улчэу жайланмаларынын, азык саклау чокырларынын (чистарту,  ремонтлау, агарту) эзерлеген хэм шулай ук, терлек азыгы эзерлэу вакытында кызыксындыру чаралары тикшерелде.

    Комбайннарнын комплектлаштырылывына, техник хэм янгын куркынычсызлыгы кагыйдэлэренен утэлевенэ аеруча зур игътибар бирелде. Хэрбер комбайн янгын сундеру жайланмалары белэн (огнетушительлэр, корэк, ком, кошма хэм башка кирэк – ярак белэн), хэм шулай ук аптечкалар белэн тээмин ителгэн иде.

    Эзерлекне тикшерудэ Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек буенча урынбасары Н.Н.Хазипов, Телэче муниципаль районы башлыгы И.Ф.Зарипов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механизация булегеннэн терлекчелек секторы модире И.Х.Габбасов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек булегеннэн эйдэп баручы белгече Г.Ф.Шарипова,  авыл хужалыгы хэм азык-толек идарэсе житэкчесе Р.Х.Низамутдинов, узйорешле машиналар хэм техниканын башка торлэре техник торышына кузэтчелек  иту идарэсе житэкчесе Х.Х.Назиров, авыл хужалыгы идарэсе белгечлэре, хужалык житэкчелэре хэм белгечлэре катнашты.  

     Конкурснын нэтижэлэре буенча, призлы урыннар тубэндэге хужалыкларга бирелде:

     1 урын – ЖЧЖ «Алан» хужалыгына 152 балл;

     1 урын – ЖЧЖ «Игенче» хужалыгына 152 балл;

     2 урын – ЖЧЖ «Агролак» хужалыгына 151 балл;

     3 урын – ЖЧЖ «Сэт иле-Телэче» филиалына 150 балл.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International