25 май көнне Теләче балалар китапханәсендә, кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен, “Кто ищет, тот всегда найдет” исеме астында библиокешинг үткәрелде.

2016 елның 30 мае, дүшәмбе

Балалар ике төркемгә бүленеп уку залында, абонементта, китап киштәләрендә, күргәзмәләрдә, китапларда һәм журналларда  яшерелгән язуларны эзләделәр. Иң элек алар китапханәдә үз – үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар һәм танып – белүгә корылган кечкенә генә сәяхәттә булдылар. Китапханә лабиринтларында адашмас өчен, уенда катнашучыларга кирәкле карта бирелде. Барлык биремнәр дә китап һәм китапханә белән бәйләнгән һәм укучылар фондтан кирәкле китапларны мөстәкыйль рәвештә таба алырлык итеп уйланылган иде. Балалар төрле биремнәр үтәделәр, башваткычлар чиштеләр, әдәби һәм логик мәсьәләләрнең чишелешләрен таптылар. Ахыр чиктә алар куйган максатларына – китапханәдәге хәзинәгә  якынлаштылар! Кадерле сандыктан тәм – томнар һәм әлбәттә, китаплар килеп чыкты, әйе, китаплар нәкъ менә безнең китап патшалыгыннан табарга мөмкин булган хәзинәнең үзе. Ә китапларда – иң кыйммәтле байлык – белем!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International