2016 елның 24 май көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, Теләче районының үзәк ял паркында, үзләрендә исәптә торучы балигъ булмаган балалар белән “Кем тәмәке тарта, шул үзенең тормышын җимерә” дигән девиз астында профилактик әңгәмә үткәрделәр.
Әлеге әңгәмәдә балалар бик актив катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да ала алдылар.
26 нчы май көнне 123 укучы сайлап алу фәннәреннән имтиханнар тапшырды. Химия фәненнән - 24 укучы, җәмгыять белеменнән - 59 укучы, информатикадан - 38 укучы, рус әдәбиятыннан - 2 укучы имтихан тапшырды.
27 май көнне 11 нче сыйныфларның 4 укучысы рус әдәбиятыннан (2 укучы) һәм татар теленнән (2 укучы) Арча районына барып имтихан тапшырдылар.
Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау 88 унберенче сыйныф һәм 163 тугызынчы сыйныф укучылары өчен яңгырады. Чыгарылыш сыйныф укучыларына бик күп матур теләкләр әйтелде. Алда - имтиханнар һәм яңа тормыш этабы.
Янгын hәм электр куркынычсызлыгы, юл йөрү кагыйдәләре, сулыкларда куркынычсызлык, террор буенча инструкцияләр кулланылды.
24 май көнне Саба районының сәләтле балалар өчен интернат - мәктәп базасында укучылар һәм студентлар өчен “Фән һәм культура: яңача караш” халыкара фәнни –гамәли конференциясенең йомгаклау этабы үтте. Ф.Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Каюмов Азат (укытучысы Кәримуллина Әлфия Наил кызы) “Туган якны өйрәнү” секциясендә катнашып 3 урын яулап кайтты .
26 май көнне “Башлангыч сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” республика конкурсында җиңү яулаган Шигаева Ильвина (1 сыйныф, Узәк урта мәктәбе), Валиахметова Залия (2 сыйныф, Теләче урта мәктәбе), Имамиев Әмир (3 сыйныф, Теләче урта мәктәбе), Фәттахова Илзирә (4 сыйныф, Олы Нырсы урта мәктәбенең “Айдәр башлангыч мәктәбе”филиалы), «Иң культуралы әти – әни” номинациясендә җиңүче Имамиева Айгөл Русил кызы “Әкият” курчак театрында бүләкләнеп кайттылар. Җиңүчеләргә интерактив уен, мультсериаллар, мәдәни көндәлекләр выставкасы, спектакльләр күрсәттеләр.
Ярышка 13-14 май көнне Олы Нырсы, Үзәк, Теләче футбол кырларында уздырылган зона турында җиңү яулаган командалар катнашты.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
2005-2006 елгы малайлар арасында:
1 урын: Теләче
2 урын: Шәдке
3 урын: Сауш
2003-2004 елгы малайлар арасында:
1 урын: Теләче
2 урын: Шәдке
3 урын: Сауш
2001-2002 елгы малайлар арасында:
1 урын: Узәк
2 урын: Теләче
3 урын: Шәдке
2001 елгы һәм кечерәк кызлар арасында:
1 урын: Узәк
2 урын: Теләче
3 урын: Олы Нырсы
Теләче районың №2 балалар бакчасында татар һәм рус телләрен өйрәтү яңа укыту-методик комплектлары ярдәмендә ,төрле алымнар кулланып, оештырыла. Мисал өчен,татар баларына рус телен өйрәтүне камилләштерү максатыннан, безнең Теләче №2 балалар бакчасында рус теле тәрбиячесе Ярмиева Зөлфия Мидехатовна белән музыка җитәкчесе Рафикова Лилия Альфредовна һәр ел саен балалар катнашында әкиятләр сәхнәләштерәләр. Рус телендә әкиятләр сәхнәләштерү балаларның сөйләм телен, үзара русча аралашуны камилләштерә һәм актерлык сәләтләрен үстерә.
25 нче май көнне Теләче №2 балалар бакчасының уртанчы төркемгә йөрүче балалар әти-әниләренә “Кояш кайда яши?” исемле әкиятне сәхнәләштереп күрсәтттеләр. Балалар әкиятне бик матур образларга кереп уйнадылар. Ахырдан дуслык туранда җыр җырлап, шигырьләр сөйләделәр.Әкият балаларны дус булырга, бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәтте.