Татартан Республиканың мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә балаларга ике дәүләт телен өйрәтүгә зур урын бирелә.

2016 елның 30 мае, дүшәмбе

Теләче районың №2 балалар бакчасында татар һәм рус телләрен өйрәтү яңа укыту-методик комплектлары ярдәмендә ,төрле алымнар кулланып, оештырыла. Мисал өчен,татар баларына рус телен өйрәтүне камилләштерү максатыннан, безнең Теләче №2 балалар бакчасында рус теле тәрбиячесе Ярмиева Зөлфия Мидехатовна белән музыка җитәкчесе Рафикова  Лилия Альфредовна һәр ел саен балалар катнашында әкиятләр сәхнәләштерәләр. Рус телендә әкиятләр сәхнәләштерү балаларның сөйләм телен, үзара  русча аралашуны камилләштерә һәм актерлык сәләтләрен үстерә.

 25 нче май көнне Теләче №2 балалар бакчасының уртанчы төркемгә йөрүче балалар  әти-әниләренә “Кояш кайда яши?” исемле әкиятне сәхнәләштереп күрсәтттеләр. Балалар әкиятне бик матур образларга кереп уйнадылар. Ахырдан дуслык туранда җыр җырлап, шигырьләр сөйләделәр.Әкият балаларны дус булырга, бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International