“Башлангыч сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге”

2016 елның 30 мае, дүшәмбе

            26 май көнне “Башлангыч сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” республика конкурсында җиңү яулаган Шигаева Ильвина (1 сыйныф, Узәк урта мәктәбе), Валиахметова Залия (2 сыйныф, Теләче урта мәктәбе), Имамиев Әмир  (3 сыйныф, Теләче урта мәктәбе), Фәттахова Илзирә (4 сыйныф, Олы Нырсы урта мәктәбенең “Айдәр башлангыч мәктәбе”филиалы), «Иң культуралы әти – әни” номинациясендә җиңүче Имамиева Айгөл Русил кызы  “Әкият” курчак театрында бүләкләнеп кайттылар. Җиңүчеләргә интерактив уен, мультсериаллар, мәдәни көндәлекләр выставкасы, спектакльләр  күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International