ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2016 ел
сишәмбе

30 нчы май көнне Олы Мишә урта мәктәбендә “Куркынычсыз җәй” темасына дәрес үткәрелде. Дәрестә укучылар җәйге ял көннәрендә табигатьтә үз-үзеңне тоту, юлда йөрү кагыйдәләре, иминлекне саклау кагыйдәләрен искә төшерделәр. Беренче ярдәм күрсәтү, кояштан саклану, сулыкларда үз-үзеңне тоту турында видеороликлар карадылар.  Дәрес ахырында укучыларга имин ял көннәре теләп, инструктажлар уздырылды.

 Безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасында балаларның иң яратып уйнала торган уеннары - татар халык уеннары. Халкыбызның гореф- гадәтләре, йолалары, тормыш - көнкүреш чагылышы тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык һәм башка күркәм сыйфатлар тәрбияли.


30
май, 2016 ел
дүшәмбе

Исполнительный комитет организует ознакомительную встречу предпринимателей с условиями торговли на Сабантуе-2016, в том числе на встречу приглашены сотрудники Роспотребнадзора. Встреча намечена на месте проведения «Сабантуя-2016» в 9:00 31 мая 2016 года.  По вопросам организации торговли на «Сабантуе-2016» звонить по номеру 21-0-56. Также сообщаем, что время личного приёма по вопросам торговли на Сабантуе в отделе утром с 8:30 до 9:00 и вечером с 15:30 до 16:00.

Бу чорда талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозы кебек инфекция чыганагы булган талпаннар да активлаша.  Талпаннар белән бәйле авырулардан  ничек сакланырга? Урманга, паркка барганда махсус саклагыч костюм  кияргә яки талпан керә алмаслык итеп киенергә кирәк. Күлмәкнең эләктереп кую өчен җиңе озын, якасы булырга тиеш. Чалбарның балагын оек эченә тыгып, аякка итек кияргә, күлмәк чабуын чалбарга кыстырырга, ә башка муенны ябарлык итеп яулык бәйләргә киңәш ителә. Шулай ук талпаннарны  куркыту өчен киемгә махсус  препаратлар сиптерергә була. Талпаннар актив булган чорда үзеңне торымнан-торымга тикшереп чыгу да зыян итми. Авыруны кисәтү өчен аерым һөнәр ияләренә прививка ясатырга тәкъдим ителә.

Талпан кадалган очракта, аны үзең алмаска, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки башы өзелеп калу куркынычы бар. Аны тартып алганда түбәндәгеләргә игътибар итү зарур:

–талпанны пинцет яки марля уралган бармак белән турыга сак кына тартырга;

–тешләгән урынны спирт, одеколон, йод белән эшкәртергә;

–талпанны алганнан соң кулларны сабынлап юарга;

–кадалган урында кара тап калганда, 5 процентлы йод сөртергә һәм өзелгән өлеш чыкканны көтәргә.

Хәзерге заманда әкияттерапия бик актуаль булып тора.  Шуңа да безнең 3нче балалар бакчасы тәрбиячеләре эти-әниләр белән берлектә рус һәм татар халык әкият геройларыннан  торган компазицияләр ясадылар.  Бу  компазицияләрдә УМК га кагылышлы мультфильмнардан, әкиятләрдән торган геройлар сүрәтләнгән.

28 май көнне Казан шәһәрендә узган сабантуйда авыл китапханәчеләре дә катнашты. Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия дә милли костюм белән чыгыш ясады.

26 май көнне 13.00 сәгатьтә Татар дәүләт “Әкият” курчак театрында “Укучының мәдәни көндәлеге” мәдәни - белем бирү проектының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды. Җиңүчеләргә биредә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аннан соң театрның зур залында Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык” спектакле күрсәтелде.

Балалар әлеге сәяхәттән бик канәгать булып кайттылар, чөнки  кайберләренең Казан шәһәрен беренче генә тапкыр күрүләре иде. Габдулла Тукайның әкият геройлары белән очрашу балаларда бик күп җылы тәэсирләр калдырды.

                    27 мая  2016 года в городе Казань состоялась VI Республиканская спартакиада пенсионеров «Третий возраст», посвященная 71 – годовщине Победы в Великой Отечественной войне. От нашего района на данном соревновании приняли  участие 10 человек.

Балалар тормышында бу беренче зур бәйрәм гомергә хәтердә калыр. Бу балаларыбызга якты юллар теләп калыйк. Тормышларындагы һәр чыгарылыш кичәсе үз вакытында булсын. Һәм һәрвакыт якты, күңелле һәм бәхетле узсын! Ә тәрбиячеләргә саулык түземлек теләп  калабыз.Сау бул балалар бакчасы! Исәнме, мәктәп!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International