30 нчы май көнне Олы Мишә урта мәктәбендә “Куркынычсыз җәй” темасына дәрес үткәрелде. Дәрестә укучылар җәйге ял көннәрендә табигатьтә үз-үзеңне тоту, юлда йөрү кагыйдәләре, иминлекне саклау кагыйдәләрен искә төшерделәр. Беренче ярдәм күрсәтү, кояштан саклану, сулыкларда үз-үзеңне тоту турында видеороликлар карадылар. Дәрес ахырында укучыларга имин ял көннәре теләп, инструктажлар уздырылды.