26 май көнне 13.00 сәгатьтә Татар дәүләт “Әкият” курчак театрында “Укучының мәдәни көндәлеге” мәдәни - белем бирү проектының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды. Җиңүчеләргә биредә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аннан соң театрның зур залында Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык” спектакле күрсәтелде.
Балалар әлеге сәяхәттән бик канәгать булып кайттылар, чөнки кайберләренең Казан шәһәрен беренче генә тапкыр күрүләре иде. Габдулла Тукайның әкият геройлары белән очрашу балаларда бик күп җылы тәэсирләр калдырды.