Көннәр җылынып, кояш турырак карый башлауга, тирә-юнь җанлана.

2016 елның 30 мае, дүшәмбе

Бу чорда талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозы кебек инфекция чыганагы булган талпаннар да активлаша.  Талпаннар белән бәйле авырулардан  ничек сакланырга? Урманга, паркка барганда махсус саклагыч костюм  кияргә яки талпан керә алмаслык итеп киенергә кирәк. Күлмәкнең эләктереп кую өчен җиңе озын, якасы булырга тиеш. Чалбарның балагын оек эченә тыгып, аякка итек кияргә, күлмәк чабуын чалбарга кыстырырга, ә башка муенны ябарлык итеп яулык бәйләргә киңәш ителә. Шулай ук талпаннарны  куркыту өчен киемгә махсус  препаратлар сиптерергә була. Талпаннар актив булган чорда үзеңне торымнан-торымга тикшереп чыгу да зыян итми. Авыруны кисәтү өчен аерым һөнәр ияләренә прививка ясатырга тәкъдим ителә.

Талпан кадалган очракта, аны үзең алмаска, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки башы өзелеп калу куркынычы бар. Аны тартып алганда түбәндәгеләргә игътибар итү зарур:

–талпанны пинцет яки марля уралган бармак белән турыга сак кына тартырга;

–тешләгән урынны спирт, одеколон, йод белән эшкәртергә;

–талпанны алганнан соң кулларны сабынлап юарга;

–кадалган урында кара тап калганда, 5 процентлы йод сөртергә һәм өзелгән өлеш чыкканны көтәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International