Олы Мишә урта мәктәбендә “Җиңү язы” акциясе кысаларында төрле чаралар үтте. Шушы акциянең дәвамы булып, 9 май көнне “Үлемсез полк” парадында катнашып кайттык. Укучыларыбыз зур горурлык белән, үзләренең бабаларының портретларын күтәреп,Теләче урамнары аша үттеләр. Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бу чарада катнашу укучыларыбызда сугышта катнашкан бабаларыбызга, сугыш һәм тыл ветераннарына карата хөрмәт хисе тәрбияли .Җиңү парады чын мәгънәсендә бәйрәм булды.
Бәйрәм мәдәният йортында бәйрәм концерты белән дәвам итте.
Балаларга сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы турында мәгълүмат бирелде.
8 май көнне Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап "Туган җиребезне исән килеш, безгә бүләк иткән буын сез!" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрде. Әлеге кичәдә әдәби музыкаль композицияләр белән беррәттән, сугыш чоры җырлары-шигырьләре дә яңгырады. Күзләргә яшь китерә торган бу бәйрәмнән ветераннар канәгать калдылар.
Әлеге акция кысаларында Айдар авылы китапханәсендә, 8-10 сыйныф укучылары өчен "Китап хәтерендә сугыш" дип исемләнгән күргәзмә буенча сугыш чорын яктырткан китапларга күзәтү ясалды.
Шул уңайдан, 7 май көнне, «Победная весна – җиңү язы» акциясе кысаларында, Айдар авылы китапханәчесе "Тамчы" түгәрәге членнары белән берлектә сугыш һәм тыл ветераннарының өйләренә бардылар. Ветераннар авыр тормыш юллары үтүләре хакында сөйләделәр, һәрчак нык ихтыярлы, көчле булырга чакырдылар. Балалар аларны бәйрәм белән котлап үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк иттеләр, сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Китапханәче ветераннарга сугыш чорындагы авыр хезмәтләре өчен зур рәхмәтләрен җиткерде һәм Җиңү бәйрәме белән котлады.
10 май көненә хуҗалыкларда барлыгы 14610 гектарда чәчү чәчелгән, шуның эченнән 11070 гектары бөртеклеләр тәшкил итә, чәчүлекләр чүп үләннәренә каршы 5600 гектарда, корткочларга каршы 200 гектарда эшкәртелгән, чәчүлекләр тишелеп чыканчы 2700 гектарда тырмаланган. Игенче, Алан, Агролак хуҗалыкларында эш оешкан төстә бара.
Бу митингны Алан авыл советы башлыгы Хаҗиев А.Г. ачып җибәрде. Соңыннан ветераннарга чәй табыны артында Татарстан Республикасы президенты котлавы тапшырылды.
7 май көнне Урта Мишә авыл клубында, китапханәче белән берлектә, сабый килеш иңнәрендә сугыш авырлыгын күтәргән сугыш чоры балаларын хөрмәтләү максатыннан, “Җиңү кайтавазы мәңгелек!” исеме астында чәй табыны оештырылды. Клубның фойе өлешендә әзерләнгән чәй табыны кунакларның күңеленә бәйрәм хисе өстәде. Килгән кунакларның игътибарына китапханәдә “Сугыш белән өтелгән балачак” исемле китап - күргәзмә дә тәкъдим ителде. Бәйрәмнең барышында туган җирләре өчен сугыш кырларында башларын салган, сугыштан әйләнеп кайтып та инде безнең арабыздан киткән авылдашларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды.