Митингта Олы Нырсы авыл җирлеге башлыгы Гиниев Р.Г., Олы Нырсы урта мәктәп директоры Чернов П.А., укытучылар, укучылар, килгән кунаклар чыгыш ясады. Мәдәният хезмәткәрләре дә әлеге чараны уздыруда үз өлешләрен керттеләр.
Һәйкәл тирәсе алдан ук җыештырылып, чәчәкләр утыртылган иде. Митинг Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Валиуллин М.А. чыгышы белән башланып китте. Бәйрәмне балалар концерты дәвам итте. Соңыннан һәйкәлгә чәчәкләр куелды.
Барлыгы 23 команда катнашты. Теләче районы көрәшчеләре дә бик актив чыгыш ясады.
Бәйрәм бик зур машиналар парады һәм Теләче районы оешмалары хезмәт ияләренең демонстрациясе белән башланып китте. Әлеге оешмалар арасында Теләче районы Социаль яклау бүлеге һәм “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге дә бар иде.
Бәйрәм чарасы музыкаль программа, спорт уеннары белән үрелеп барды.
7 май конне Бөек җиңү көненә багышланган митинг Олы Кибәхуҗа авылында үткәрелде. Шулай ук каһарман авылдашыбыз Морат Мостафинга мемориаль такта ачылды. Ачылуга Казанда яшәп ятучы кызы Флера апа, оныгы Марат һәм кунаклар кайткан иде. Укучылар көче белән әзерләнгән монтаж барысының да күңелләрененә хуш килде.
Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк!
Аннары укучылар театраль – музыкаль күренеш күрсәттеләр: сугыш темасына җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Бу чыгышлары белән балалар авыл халкының, бигрәк тә ветераннарның күңелләрен күтәрделәр.
Китапханәдә «Чтоб не забывалась та война» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды, “Читаем книги о войне” дигән акция игълан ителде. Шулай ук Бөек Ватан сугышына багышланган викторина үткәрелде. Бәйрәмгә табигать тә үзенчә әзерләнгән: китапханә каршында үсүче тюльпан һәм нәркисләр чәчәк аткан.
Бөек Җиңүгә 71 ел булу уңаеннан, 2016 елның 6 май көнне Сугыш ветераннары өчен Казан шәһәренең Г. Камал театрында “Мулла” дип исемләнгән спектакль оештырылды. Әлеге чарага Теләче районнан да 13 кеше чакырулы иде.
7 май көнне Иске Җөри авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына карата зур бәйрәм чарасы үткәрелде. Бәйрәмне тыл ветераннарын һәм сугыш чоры балаларын үзенеӊ котлавы белән Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Мараков Р.Р башлап җибәрде. 8-10 класс укучылары әдәби-музыкаль композиция, концерт күрсәттеләр. Концерттан соӊ бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте. Бәйрәм ахырында укучылар билгесез солдат һәйкәленә венок куйдылар.
«Җиӊү язы» акциясе кысаларында Бөек Җиӊүнеӊ 71 еллыгы уӊаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә «Китапларда сугыш дәһшәте» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә сугыш темасын яктырткан китаплар һәм папкалар урын алды.
9 нчы май көнне Теләче урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы митингта катнаштылар. Бәйрәмчә бизәлгән укучылар колоннасы Теләче авыл урамнары аша узып, туган ягыбыз сугышчылары истәлегенә куелган обелискка таба үтте. “Бессмертный полк” акциясендә катнашып, укучылар үзләренең сугыштан кайтмаган бабайларының фотосүрәтләрен күтәреп бардылар.Бөек Ватан сугышчылары хөрмәтенә укучылар венок куйдылар. Бөек Ватан сугышы еллары, Җиңүне алып килгән, безгә тыныч тормыш, аяз күк йөзе бүләк иткән сугышчы ватандашларыбыз мәңге онытылмас!