ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2016 ел
чәршәмбе

6 май көнне Баландыш авыл җирлеге башлыгы Юсупов Р.М., Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Г.И., клуб мөдире Сагдиева Ф.М., тыл ветераннарын хөрмәтләп өйләренә бардылар, Бөек Җиңүнең 71 еллык бәйрәме белән котлап күчтәнәчләр өләштеләр.

8 май көнне Айдар авылы мәдәният йорты китапханә белән берлектә  Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап   "Туган җиребезне исән килеш, безгә бүләк иткән буын сез!" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрде.Әлеге кичәдә әдәби музыкаль композицияләр белән беррәттән, сугыш чоры җырлары-шигырьләре дә яңгырады. Күзләргә яшь китерә торган бу бәйрәмнән ветераннар канәгать калдылар.

Ул 1942 елның 25 маенда дошманга каршы көрәштә батырларча һәлак булган. Анын исемен мәңгеләштеру максатыннан шушы бәйрәм көннәрендә  Бөек Ватан сугышында һаләк булган якташлары истәлегенә куелган һәйкәлгә аның бюсты эшләнеп куелган. Әлеге исәлекле вакыйгада Морат Мостафиннын кызы Флёра апа оныгы да катнашкан.  Бәйрәм чарасы мәдәният йортында  матур концерт программасы белән дәвам иткән.

Филармониянең концертларлар залында булып үткән “Татарстан – 2016” дип исемләнгән Республика күләм балалар һәм яшүсмерләр конкурс фестиваленең йомгаклау концерты булып үтте. Бу концертта торле номинацияләрнең җиңүчеләре чыгыш ясады: җыр,бию,фортепиано,тынлы уен кораллары, ансамбелләр.  Сәнгать өлкәнсендә укучы балаларга бу бик файдалы чара һәм алдагы үсешләр өчен бер зур өтәргеч булды. Сәяхәтчеләр зур ләззәт белән кайттылар.

Китапханәгә килүчеләр күргәзмәдән сугыш чорын чагылдырган китаплар белән, үзебезнең авыл җирлегенә кергән авыллардан барлыгы ничә кеше сугышка киткән, ничәсе исән - сау туган якларга  әйләнеп кайткан, шушы мәгълүматлар белән дә таныштылар.

Балалар аларны бәйрәм белән котлап үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк иттеләр, сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Ветераннарга сугыш чорындагы авыр хезмәтләре өчен зур рәхмәтләр җиткерелде һәм Җиңү бәйрәме белән котланды. 

Тыл ветераннарын бәйрәм белән котлап авылыбызның ветераннар советы рәисе Ахметова Р.М. чыгыш ясады. Бәйрәм барышында ветераннар үзләренең үткән авыр тормыш елларын хәтердә кабат яңарттылар, укучылар матур җырларын, шигырьләрен бүләк иттеләр. Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды.

Укучылар көче белән әзерләнгән концерт та чакырылган ветераннар күңеленә хуш килгән.  Ахырдан  бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте, -дип хэбэр бирә безгә Әбде мәдәният йорты мөдире Фәния Козина.

6 нчы май көнне Баландыш авыл китапханәсендә "Ветераннарны котла" дигән акция уздырылды. Мәдәният хезмәткәрләре  белән берлектә бу акция инде икенче ел уздырыла. Баландыш авылында яшәүче тыл ветераннарының өйләрендә булып, аларга бәйрәм  открыткасы һәм буклетлар таратылды. Сугыш елларында авыр хезмәт куйган әлеге буын - хөрмәтләүгә лаек.


10
май, 2016 ел
сишәмбе

11 мая в 13:00 часов приглашаем всех жителей принять участие в акции «ДЕРЕВО ГЕРОЯ».


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International