7 май көнне Югары Кибәхуҗа, Максабаш, Төрек-Тәмте авылларында “Бөек Җиңүнең 71 еллыгына” багышланган митинг үткәрелде. Барлык укучылар, укытучылар кулларына “Үлемсез полк” портретларын, чәчәкләр, шарлар, флаглар тотып, колоннага тезелеп, авылның үзәк урамы буйлап обелеск янына төштеләр.Укучылар көче белән әзерләнгән концерт программасы ветераннарга, авыл халкына бик охшады.Тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына укучылар кулдан эшләнгән бүләкләр тапшырдылар.
Клубның фойе өлешендә әзерләнгән чәй табыны кунакларның күңеленә бәйрәм хисе өстәде. Килгән кунакларның игътибарына китапханәдә “Сугыш белән өтелгән балачак” исемле китап - күргәзмә дә тәкъдим ителде. Бәйрәмнең барышында туган җирләре өчен сугыш кырларында башларын салган, сугыштан әйләнеп кайтып та инде безнең арабыздан киткән авылдашларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды.
Бәйрәм чарасы мәктәп укучылары белән берлектә әзерләнгән концерт номерлары белән бергә чәй табыны артында үрелеп алып барган.
Мәктәп укучылары кулларына "Үлемсез полк" портретларын, шарлар, флаглар һәм чәчәкләр күтәреп, колоннага тезелеп авыл буйлап обелискка төштеләр. Ветераннарыбызга авыл җирлеге башлыгы, ветераннар советы рәисе, Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе директоры узләренең котлауларын җиткерделәр. Алга таба бәйрәм мәдәният йортында мәктәп укучылары белән берлектә әзерләнгән концерт номерлары белән бергә чәй табыны артында үрелеп алып барылды. Безгә тыныч тормыш, аяз күк йөзе, якты киләчәк бүләк иткәннәре өчен ветераннарыбыз алдында баш иябез.
7 май көнне Олы Мишә урта мәктәбе, авыл җирлеге белән берлектә, Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг үткәрде. Бу тарихи көнне билгеләп үтәр өчен укучылар тарафыннан “Җиңү безнең күңелләрдә!” дип аталган әдәби-музыкаль монтаж күрсәтелде. Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә төзелгән һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык. Зур хөрмәткә лаек булган сугыш һәм тыл ветераннарыбызны бәйрәм белән котладык. Аларга исәнлек- саулык, озын гомер,хәерле имин көннәр теләдек.
Ветераннар советы һәм җирле үзидарә рәисе, мәктәп директоры һәм килгән кунаклар, тыл ветераннарыбыз катнашында бәйрәм митингы узды. Сугышның ачысын –төчесен үз җилкәләре аша уздырган өлкәннәребез хөрмәтенә укучылар көче белән әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителде һәм җитәкчеләр тарафыннан котлаулар яңгырады. Кичә өлкәннәребез белән җылы әңгәмәләр корып, аларның моң-зарларын тыңлап чәй табыны артында дәвам итте.
6 май көнне Лесной бистәсендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлангын митинг үтте. Бәйрәмдә тыл ветераннары,сугыш чоры балалары,авыл халкы, килгән кунаклар катнашты.Бәйрәмне Лесной мәктәбе укучылары ”Җиңү килде җирне нурга күмеп” дигән әдәби-музыкаль кичә белән дәвам иттеләр. Алар үзләренең матур җырларын, шигырьләрен, котлау сүзләрен килгән кунакларыбызга бүләк иттеләр.
Балалар Фатыйма әбине зур кызыксыну белән тыңладылар, бер кайчанда сугыш булмасын дип әбинең теләкләренә кушылдылар.
Бу бәйрәмдә безнең районнан да делегация катнашты.
Театрга керү алдында ветераннарны, кунакларны социаль-патриотик рухтагы акция белән каршы алдылар.
Тантана Россия hәм Татарстан флагларын алып чыгу белән башланып китте.
7 мая 2016 года в с. Тюлячи прошла акция "Георгиевская ленточка"приуроченная ко Дню Победы в Великой Отечественной войне. Молодежный центр "Олимп" совместно с активистами Тюлячинского местного отделения ТРО ВОО "Молодая Гвардия" прикрепляли Георгиевские ленточки прохожим публично демонстрируя свое уважение к воинам, сражавшимся за Отечество.