ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2016 ел
җомга

5 май көнне Кукмарада 2003-2004 елгы малайлар арасында футбол буенча Татарстан беренчелегенең “Күн туп” беренче әйләнеш уеннары булып узды. Теләче районы командасы Әтнә районына 0:1 исәбе белән җиңелде, Кукмараны 4:2 белән отты. Теләче районы командасы 1-5 август көннәрендә узачак икенче әйләнеш уеннарында катнашачак.  

4 май көнне Кукмарада 2005-2006 елгы малайлар арасында футбол буенча Татарстан беренчелегенең “Күн туп” беренче әйләнеш уеннары булып узды. Составында Теләче урта мәктәбе укучылары булган безнең команда  уңышлы чыгыш ясады: Әтнә районы командасын 1:0 исәбе белән җиңделәр, Кукмараны 3:2 исәбе белән оттылар. Шулай итеп, Теләче районы командасы беренче әйләнештә җиңеп, 1-5 август көннәрендә узачак икенче әйләнеш уеннарында катнашу хокукына ия булды. 

6 май көнне Теләче Үзәк китапханәсендә «Ватанны саклау – изге бурыч» дип исемләнгән  егетләрне армия сафларына озату кичәсе үткәрелде. Кичәнең максаты: булачак солдатларны армия сафларына әзерләү, үз-үзеңне тоту  кагыйдаләрен аңлату, патриотик тәрбия бирү иде. Әлеге очрашу кичәсендә Татарстан Республикасы Саба-Теләче хәрби комиссариаты бүлеге начальнигы Закиров Фәнис Фәритович, Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Шәйдуллин Алҗфред Рәшитович , район ветераннар советы рәисе Газизов Мансур Минзарипович, районыбызнын ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Нуретдинов Рәис Рустамович, районның эш һәм мәшгульлек үзәге директоры Галимзянов Айдар Мусеевич катнашты, тыл ветераны Маннанов Хәлим мөхәммәт улы 1934 елда туган Теләче авылы. Язгы чакырылышта Теләче районыннан барлыгы 32 егет ватаныбызны сакларга алына. Кичәдә  егетләргә багышланган  изге теләкләр, матур җырлар җырланды һәм хәзерге вакытта армия сафларында хезмәт итүче егетләрнең хатлары укылды. Әлеге очрашу - кичәдә барлыгы 25 кеше катнашып, егетләргә алдагы тормышларында зур уңышлар теләп, изге бурычларын исән-сау үтәп илебезгә исән-имин йореп кайтуларын теләделәр. Кичә ахырында булачак солдатлар һәм килгән кунаклар белән истәлек очен фотога тошелде, шулай ук истәлек бүләкләре тапшырылды.

Эта была теплая встреча будущих защитников Отечества с наставниками: с начальником отдела военного комиссариата РТ в Тюлячинском и Сабинском районах Закировым Ф.Ф., заместитель Руководителя Исполнительного комитета по социальным вопросам Шайдуллиным А.Р., председателем районного Совета ветеранов Газизовым М.М., ветераном Маннановым Х.М., бывшими воинами-интернационалистами Нуретдиновым Р.Р., Галимзяновым А.М.,  вернувшийся год назад из рядов Армии, выполнив свой гражданских долг, Галимзяновым Р.А. Встреча сопровождалась теплыми пожеланиями и песнями.

Инде авылыбызда Бөек Ватан сугышы ветераннарыбыз арабызда юк. Шуңа күрә без тыл ветераннарыбыз белән очрашуларны уздырып торабыз. 6 нчы май көнне Баландыш авылы мәдәният хезмәткәрләре  ветераннарыбызның өйләрендә булып бәйрәм белән котлап котлау открыткалары һәм бәйрәмгә чакыру кәгазьләре өлешеп чыктылар.

Тыл ветераннары һәм сугыш чоры балаларының  өйләренә барып хәлләрен  белештеләр. Һәм 6 май көнне уздыралачак «Алар даны мәңгелек» дип исемләнгән митингка чакыру тараттылар.

2016 елның 5 май көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре, “Семицветик” дип исемләнгән программа кысаларына таянып, исәптә торган балалар белән алтынчы дәресләрен үткәрделәр. Әлеге дәреснең максаты: балаларны үз-үзләрен һәм башкаларны аңларга өйрәтергә, шулай ук ышанычларын арттырырга өндәү. 


5
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

1 май көнне Ачы авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәре белән берлектә "Край, в котором мы живем" дип аталган кичә узды. Балалар районыбыз турында мәгълүмат алдылар, районның данлыклы кешеләре, ветераннары турында китаплар карадылар. Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International