ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Теләче районы командасы Әтнә районына 0:1 исәбе белән җиңелде, Кукмараны 4:2 белән отты. Теләче районы командасы 1-5 август көннәрендә узачак икенче әйләнеш уеннарында катнашачак.   

4 май көнне Кукмарада 2005-2006 елгы малайлар арасында футбол буенча Татарстан беренчелегенең “Күн туп” беренче әйләнеш уеннары булып узды. Составында Теләче урта мәктәбе укучылары булган безнең команда (тренерлары – А.Р. Хәбиров) уңышлы чыгыш ясады: Әтнә районы командасын 1:0 исәбе белән җиңделәр, Кукмараны 3:2 белән отттылар. Шулай итеп, Теләче районы командасы беренче әйләнештә җиңеп, 1-5 август көннәрендә узачак икенче әйләнеш уеннарында катнашу хокукына ия булды.

Бу конкурста теләгән һәркем катнаша алды. Бәйгенең шарты буенча һәр рәсемгә дә дүрт юллык шигырь язарга кирәк иде. “Почемучка” клубына йөрүче балалар рәсемнәр белән бергә шигырьләр дә алып килделәр, мәсәлән:

1) Солнце, солнце озари

Детям радость подари.

Пусть здоровы все мы будем

И тебя мы не забудем.

2)  Мир и солнце на планете,

Счастливы все будут дети.

3) Солнышко встает с утра

Вся проснулась детвора.

Мондый конкурслар балаларның танып- белү эшчәнлеген үстерә.

22 апрель көнне, Айдар мәдәният йортында һәм  каршы урамда мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан “Георгий тасмасы” халыкара акциясе оештырылды. Җиңү көне символы булган тасманы 9 майга кадәр тарытырга мөкин. Кешеләргә тасмадагы төсләрнең нәрсә аңлатуын тәфсилләп сөйләр өчен клуб мөдире һәм китапханәче Бөек Ватан сугышы тарихын тагын бер кат искә төшерә.

Киңәшмәдә барлык мәдәният хезмәткәрләре дә катнашты, анда беренче квартал нәтиҗәләре,  “Туган җирем - Теләче” конкурсына нәтиҗәләренә анализ  ясалды.

  Киңәшмәдә   мәдәният бүлеге җитәкчесе - Даут Иксанов, китапханә  бүлеге  мөдире – Резеда Давлиева, район мәдәният йорты методисты- Зөлфия Ибрагимова.

2016 елның 29 апрель  көнне, Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре үзләрендә исәптә торган балаларны, Яңа Кырлай авылында урнашкан, Габдулла Тукай исемендәге музейга экскурсияга алып бардылар.

Это будет крупнейшее статистическое  обследование, которое охватит сельхозорганизации  и  предприятия, крестьянско-фермерские хозяйства, индивидуальные  и личные подсобные хозяйства граждан.

          Всего в ходе переписи планируется переписать более 50 тысяч сельскохозяйственных организаций (по Татарстану – 790, по району – 7), 167 тысяч крестьянско-фермерских хозяйств (по Татарстану – 3447, по району – 49),55 тысяч индивидуальных предпринимателей (по Татарстану -395, по району – 9), 22 миллиона личных подсобных и других индивидуальных хозяйств граждан ( по Татарстану – 405180, по району -5593),80 тысяч садоводческих, огороднических и дачных некоммерческих объединений (по Татарстану – 1381, по району – нет).

 4 нче май көнне Олы Мишә урта мәктәбендә психолог белән очрашу үтте. Бу очрашу 9-11 нче сыйныф укучыларына, дәүләт йомгаклау аттестациясе алдыннан, психологик ярдәм итү максатыннан оештырылды. Педагог-психолог Хазипова С.Н. укучылар белән тренинг аша аралашты,төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын күрсәтте. Укучылар психолог белән бик теләп аралаштылар, бу очрашу алар өчен файдалы булды.

Аның төп максаты – халыкка прививкалар ясатуның әһәмиятен аңлату, иммунизация өстенлекләренә игътибар юнәлтү. Шул уңайдан Олы Нырсы мәктәбендә фельдшерлар катнашында сыйныф сәгатьләре үтте.

5 май көненә хуҗалыкларда 3600 тонна симәнә агуланган, 11000 гектарда күпеллык үләннәр, 9000 гектарда уҗымнар, 26800 гектарда зәб һәм пар җирләре  тырмаланган; 6200 гектарда  күпеллык үләннәр, 8900 гектарда уҗымнар тукландырылган, 8040 гектарда чәчү чәчелгән, шуның эченнән 6740 гектары бөртеклеләр тәшкил итә. Агролак, Алан, Игенче хуҗалыкларында эш оешкан төстә бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International