ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

29 нчы  апрель көнне 10 нчы сыйныф укучысы Миннебаев Айзат татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәннәпова Ф.Җ. җитәкчелегендә “Алиш эзләреннән” II төбәкара фәнни-гамәли конференциясенең “Шигърият бакчасы”нда катнашып 2 урынга лаек булды. Аның шигырьләре “Алиш эзләреннән” дигән шигырь җыентыгында урын алды. Китапның кереш өлешендә шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова тарафыннан Айзатка карата бик җылы сүзләр әйтелгән.


4
май, 2016 ел
чәршәмбе

         “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә, “#Җиңүязы” дип исемләнгән акция кысаларына таянып, Олы Нырсы авыл җирлегендә урнашкан  мемориалны чистарту, тәртипкә китерү кебек эшләрне башкардылар.

30 апрель көнне район мәдәният йортында Теләче районының кабат торгызылуына 25 тулуга карата үткәрелгән “Туган җирем- Теләче” фестиваленең гала- концерты үтте. Тантаналы чарада  Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары да катнашты. Шаипова Р.И. җитәкчелегендәге “Балачак” бию төркеме һәм нәфис сүз осталары Рахматуллина Э., Әскарова Ә., Рахматуллина Д, Мөлекова Д. дипломнар белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!

Барлыгы 18 команда катнашты.

 

Гомумкоманда урыннары:

1 урында-Мамадыш районы

2 урында-Теләче районы

3 урында-Арча районы

 

Шәхси беренчелектә:

Галимзянов Рәмис(Теләче)-1 урында

Хәбиров Булат (Алан)-1  урында

      30 апрель  көнне   район мәдәният йортында    Теләче районы оешуга 25 ел тулу уңаеннан уздырылган  “Туган җирем – Телэче” дип исемләнгән фестиваль –конкурсның    Гала концерты  үткәрелде.  Әлеге концертта  319   катнашучы чыгыш ясады.  Катнашучылар "Хореография", ""Вокал-соло", "Вокаль ансамбльләр" , "Конферанс", “Декоратив гамали сэнгать”, “Фото сэнгать”, “Уен кораллары ансамбле”, “Нэфис сүз” номинацияләрендә үзара көч сынашты.

30  апрель көнне Саба районы Тимершик авылында  2003-2004 елда туган кызлар арасында волейбол буенча район беренчелеге узды. Барысы 3 районнан 4 команда катнашты: Кукмара районы “Зилант-1”, ”Зилант-2”, Саба районы “Тимершик”, Теләче районы “Теләче” командасы.

Гомуми нәтиҗәләр буенча:

1 урында – Зилант-1

2 урында – Тимершик

3 урында – Зилант-2

“Теләче” командасы 4 урында калды.

Баландыш авылы китапханәсе белән мәктәп китапханәсе һәрвакыт бер-берсен тулыландырып һәм ярдәмләшеп эшли.

29 апрель көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә “Мәктәптә пожар куркынычсызлыгы” дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде.  Укучыларга янгын вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында видео күрсәтелде. Соңыннан, дәресләргә таралышкач, “кинәттән генә” мәктәпкүләм эвакуация хәбәре яңгырады. Укучылар, укытучылар, хезмәткәрләр җәһәт кенә эвакуацион очрашу урынына җыелдылар.  Югары Кибәхуҗа мәктәбенең әзерлеге “яхшы” бәяләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International