ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2016 ел
чәршәмбе

Олы Мишә урта мәктәбе” Патриот” агитбригадасы “Я помнить призываю” фестиваленең Республика турында катнашты.Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бу чара Казан шәһәре “Зарница” фәнни-күңел ачу үзәгендә үтте. Фестивальдә республикабызның төрле районнарыннан килгән 22 агитбригада арасында безнең мәктәп агитбригадасы ,патриотик рухта барган бу фестивальдә уңышлы чыгыш ясап, лауреат дипломы белән бүләкләнде.Өлкән сыйныф укучылары “Зарница” үзәгендә күңелле ял да итеп кайттылар.

29 апрель көнне, Бөтендөнья иммунизацияләү атналыгы уңаеннан, Олы Мишә урта мәктәбендә сыйныф сәгатьләре узды. Аларның төп максаты – укучыларга массакүләм эпидемиягә китерүче чирләр турында аңлату һәм алардан саклану. Әлеге дәресләрдә корь, гепатит төрләре, краснуха һәм башка йогышлы чирләр нидән гыйбарәт икәнлеге сөйләнде, вакцинация ни өчен кирәк икәнлеге дә аңлатылды. Шулай ук бүгенге көндә актуаль булган хайваннарның котыру чире, тычкан чире, табигатькә чыкканда урман бете кадалу һәм аның нәтиҗәләре турында да сүз барды. Укучылар шәхси гигиена һәм вакытында вакцинация үткәрү иң беренчел саклану таләпләре икәнлегенә төшенде.

28  нче апрельдә Теләче урта  мәктәбенең  9 в сыйныф укучылары   «Әни, минем белән сөйләш»  дигән бик матур кичә үткәрделәр.Укучылар әниләренә багышлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан әниләренә роза чәчәкләре бүләк иттеләр. Кичәдә  укучыларның һәм әниләрнең бергә күңелле сөйләшүен сыйныф җитәкчесе И.Х.Алексеева оештырды.

       29 нчы апрель көнне Казанның 20 нче гимназиясендә “Алиш эзләреннән” исемендәге II төбәкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Бу конференциядә Теләче урта мәктәбе укучылары да катнашты һәм зур уңышлар белән кайттылар. 8 нче сыйныф укучылары Ситдыйкова Гөләндәм ( җитәкчесе – Кәримова Г.Ф.)  – 3 нче дәрәҗә диплом, Сәлмәнов Нияз ( җитәкчесе – Сәлмәнова Г.Р.)  – 3 нче дәрәҗә диплом, 5 нче сыйныф укучысы Зәйнетдинова Динә ( җитәкчесе – Әсәдуллина З. Н.)  – лауреат исеменә лаек булды. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Котлыйбыз! Афәрин!!!

30 апреля 2016 года в с. Тюлячи в парке отдыха прошла акция "Георгиевская ленточка" приуроченная ко Дню Победы в Великой Отечественной войне. Условиями получения ленточки являлась сдача одного норматива из ГТО. Организаторами проведения акции являлись Молодежный центр "Олимп" совместно с активистами Тюлячинского местного отделения ТРО ВОО "Молодая Гвардия".

Равнодушных ребят на этом празднике не было. Танцы и песни, спортивные соревнования, игры, каждый мог проявить себя. Лучший показатель детской радости, это улыбки и детский смех. Классные руководители и учителя поддерживали своих подопечных. Замечательное настроение подарил праздник  и взрослым и детям.


29
апрель, 2016 ел
җомга

Хөрмәтле райондашлар! Яз һәм хезмәт бәйрәме – 1 Май уңаеннан эчкерсез котлауларымны кабул итегез. Бу бәйрәм төрле буын вәкилләренең күңеленә якын, шуңа күрә аны халык бәйрәме дип санарга була. Өлкән буын өчен ул, элеккечә, хезмәт бәйрәме, ә яшьләр өчен яз, табигатьнең яңаруы, киләчәккә өмет. Бу көн һәрберебез өчен шатлык, ачышлар алып килә. Ул туган ягын яратучы һәм үзенең тырыш хезмәте белән аны матур һәм имин күрергә теләүчеләрне берләштерә. 1 Май һәр буын өчен бердәмлек көне булсын.

Хезмәт сөючәнлек, игелеклелек, үзара ярдәмчел булу –районның һәр кешесенә хас сыйфатлар. Бүген дә якташларыбыз тырыш һәм намуслы хезмәтләре белән район һәм Татарстанның социаль вәзгыятенә зур өлеш кертә.

Яз һәрвакыт яңа көч һәм бетмәс-төкәнмәс дәрт-дәрман алып килә. Моны уңай үзгәрешләр өчен файдаланырга кирәк.

Кадерле якташлар, фидакарь хезмәтчәннәр, сезгә имин хезмәт, бәхетле тормыш, нык сәламәтлек һәм һәр йортка иминлек телим.

Безне тәмле һәм шифалы суы белән сыйлаган чишмәләребезне карау безнең бурыч ул. 29 апрель көнне Урта Мишә авылы китапханәчесе укучылар белән “Изгеләр  чишмәсе”  тирәсен чүп-чардан арындырдылар.

Төрле сорауларга җавап биреп, балалар кечкенә вакытларында укыган әкиятләрне искә төшерделәр һәм яраткан әкият персонажларын рәсемгә төшерделәр. Балаларның рәсемнәре китапханәнәдәге күргәзмәдә урын алачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International