ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2016 ел
җомга

Алар анда  янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен  кабат искә төшерделәр   һәм   янгын сүндерү машинасының  эшләү  тәртибе  белән  таныштылар.

Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең беренче сыйныфында  «Җәмәгать транспортында тәртип кагыйдәләре” темасына сыйныфтан тыш эшчәнлек үткәрелде. Укучылар  транспортта үз – үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Светофор темасына дидактик уен уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, шигырьләр укыдылар.

27 апрель көнне Әбде авылында “Яхшы эшләр атнасы” кысаларында авылның зираты чистартылды. Әлеге чарада авылда яшәүчеләрнең барысы да актив катнашты. 

Җир планетасының экологик торышы турында, табигатьнең гүзәллеген, байлыгын  күрә белергә өйрәтү; җирнең барлык тереклек ияләре өчен уртак йорт булдыруга басым ясау, сакчыл караш, кешелеклелек, киң күңеллелек сыйфатлары тәрбияләү йөзеннән үткәрелә. Әлеге дата кысаларында "Мәрхәмәтле Татарстан " акциясе уза. Әлеге акциягә Айдар мәдәният йорты эшчеләре һәм берләшмә членнары да актив катнашты. 22 апрель көнне авыл эчләрен тәртипкә китереп, чистарту эшләрен башкардылар. "Мәрхәмәтле Татарстан " акциясесендә бердәм катнаштылар. 

22  апрель  көнне  Ачы  мәдәният  йортында   “Авылыбызны  матурлыйк” дигән  акция  үткәрелгән.  Әлеге акциядә  авылның яше-карты, мәктәп балалары да катнашкан.

Ачы  мәдәният  йортында   кече яшьтәге мәктәп балалары  даими  “Заря”  дип исемләнгән  кул эшләре берләшмәсенә  йөриләр. 

26 апрель көнне мәдәният һәм ял паркында бөек татар шагыйре Г. Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган “Тукай язы – шигъри яз”, дигән бәйрәм чарасы уздырылды. Анда Теләче балалар китапханәсе дә актив катнашты. Күргәзмә - стендларны балалар рәсемнәре белән бизәү, китап күргәзмәсе оештыру, төрле бәйгеләрдәге иң яхшы эшләрне һәм чыгышларны сайлап алу белән шөгыльләнде, шунда ук “Яшь рәссамнәр аллеясы” эшләтеп җибәрде. Бәйрәмдә күбесе төрле номинацияләрдә җиңү яулаган 300 дән артык бала һәм өлкән кеше катнашты. Мондый чаралар үткәрү балаларга якташ язучыларыбыз иҗатына тартылырга булыша, Туган илгә мәхәббәт, туган халкына карата горурлык хисләре тәрбияли.

        25 апрель көнне Теләче балалар китапханәсенең  “Гөрләвек” клубы әгъзалары “Шатлык” балалар бакчасында “Дюймовочка” курчак театры спектакле белән чыгыш ясадылар. Нәниләр иртә яшьтән үк таныша торган әлеге сәнгать төре, балаларның иң яраткан тамашасы булып санала.

        Биредә кечкенәләр әкият геройлары артыннан чын күңелдән күзәттеләр, алар белән бергәләп кайгырдылар һәм шатландылар.

        Театраль уеннар һәм спектакльләр балаларга зур кызыксыну һәм җиңеллек белән хыял дөньясына кереп чумарга мөмкинлек бирә, аралашучан һәм игелекле булырга өйрәтә. Шулай ук кайгыртучанлык, ярдәм итү теләге барлыкка килеп, спектакльдәге персонажларның хәрәкәтләренә хис, тойгылар белән җавап бирергә, кылган гамәлләренә сыйфатлама бирергә өйрәнәләр.

26 апрель көнне Теләче ял паркында татарның бөек улы – Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан шагыйрьне, аның иҗатын хөрмәт итүче райондашларыбыз катнашында зур бәйрәм булды. Бәйрәм башында ук Тукай маршы яңгырап торды, сөекле шагыйребез китапларыннан, район күләмендә балалар арасында уздырылган рәсемнәрдән торган күргәзмәләр эшләде, Г.Тукай иҗаты буенча рәсем ясау конкурсы уздырылды. Бәйрәм шагыйрьнең шигырьләрен уку бәйгесе белән башланып китте: балалар берсеннән –берсе матуррак итеп Тукаебызның әсәрләрен тамашачыларга җиткерделәр. Балалар милләтебез көзгесе булган Габдулла Тукайга багышланган һәм үзләре иҗат иткән шигырьләр, шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырлар башкару бәйгеләрендә катнаштылар.

22 апрель көнне Теләче җирлекара китапханәсендә Кино елы һәм Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан Теләче мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен әдәби дәрес уздырылды. Монда шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучылары Ибрагимова Г.М. һәм Якупова Л.М. да катнашты. Укучылар китапханәдә әзерләнгән презентация ярдәмендә район һәм китапханә тарихы белән таныштылар, Г.Тукайга багышланган интеллектуаль уенда катнаштылар. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре – китаплар тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International