ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2016 ел
җомга

Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина борынгы йолаларны, гореф – гадәтләрне балаларга тапшыру максатыннан Олы Кибәхуҗа “Шатлык” балалар бакчасы балалары белән  “Йомырка җыю” йоласын үткәрде. Бәйрәм милли уеннар, җырлар белән бергә үрелеп барды. Бәйрәм ахырында балалар яңа кайткан китаплар белән таныштылар. Алар бу  бәйрәмнән бик канәгать калдылар.

Айдар авылы китапханәсе "Язгы шәфкатьлелек атнасы - Мәрхәмәтле Татарстан" акциясендә катнашты. Әлеге акция кысаларында мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә обелиск янына куаклар утыртылды, юл кырыйлары чүптән арындырылды, җир көненә багышлап мәгълүмати стенд булдырылды. Стендта җир көнен уздыруның килеп чыгышы, җирнең иң суык һәм җылы урыннары, җир планетасының нидән торуы турында мәгълүматлар, шигъри формада теләкләр урнаштырылды.

28 апрель көнне Шармыш авылында зур өмә оештырылды. Авылның мәдәният һәм мәгариф хезмәкәрләре мәктәп балалары белән берлектә чиркәү һәм П.Г.Пятницкий кабере тирәләрен тырмалап, чүп-чардан чистартты. Шулай ук авылның юл кырыйларындагы чүпләр дә җыелды. Мондый күмәк эш яшьләрне тәрбияләүнең бер чарасы булып тора. 

Айдар авылы китапханәсендә дә Г.Тукайның 130 еллыгына багышлап "Моң йомгагын сүтә-сүтә, ил буйлап йөри Тукай" дип исемләнгән шигырь бәйрәме үткәрелде, шагыйрь иҗатын яктырткан "Милләтемнең җырчы тургае" исемле презентация күрсәтелде. Җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Әлеге кичәдә балалар Тукайның  әкият геройлары  “Кәҗә белән Сарык”, ”Су анасы”, “Шүрәле”,  “Акбай”  белән очраштылар. Балалар  шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Кичә азагында барлык атнашучыларга да  мактау грамоталары һәм истәлек китаплары тапшырылды.

26 апрель  көнне Теләче ял паркында уздырылган «Тукай язы – шигъри яз» дип исемләнгән шигырь бәйрәмендә  Максабаш авылынннан да ике укучы - Котдусова Алмазия белән Мингазов Альмир чыгыш ясады. Алар Г.Тукайнын шигырен һәм җырын башкардылар. Балалар  бәйрәмнән яхшы тәэсирләр алып кайттылар.

Балалар Г.Тукай шигырьләрен сөйләделәр. Китапханәдә эшләп килүче “Кояшкай” иҗат берләшмәсе члены Габдриева Гөлинә үзе язган “Сөекле Тукай” дигән шигырен сөйләде.

Ямбулат авылы китапханәсендә "2016 ел - Кино елы" уңаеннан "Библионочь - 2016" акциясе кысаларында Г. Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романы буенча төшерелгән кино  карау  һәм шушы  роман буенча әңгәмә үткәрелде. 

Ямбулат авылы башлангыч мәктәбендә мәктәпкәчә һәм башлангыч сыйныф укучылары катнашында "Иҗат аша Тукай безнең күңелләрдә" дип исемләнгән балалар иртәсе  үткәрелде. Китапханәче Шакурова Г. үткәргән чараның максаты балаларны  Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, үлемсез шигъриятенә мәхәббәт уяту иде. Укучылар чарада бик актив катнаштылар, шигырьләрен укыдылар, җырларын җырладылар, әкиятләрен искә төшерделәр.

Шул уңайдан, Ямбулат авылы китапханәсендә дә төрле чаралар үтте.

Шул уңайдан, Ямбулат авылы китапханәсендә "Милли азатлык күгендә ул - кояш һәм аебыз..." дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм шигырь бәйрәме үтте. Укучылар Г.Тукайның әсәрләренә күренешләр әзерләделәр, шигырьләрен һәм җырларын өйрәнделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International