ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2016 ел
җомга

27 апрель көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсе мәдәният хезмәткәре белән берлектә  башлангыч сыйныф укучылары катнашында "Тукайга мәдхия " дип исемләнгән шигырь бәйрәме үткәрде. Кичә барышында балалар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, аның тормыш юлы белән таныштылар, төрле сорауларга җавап бирделәр. Кичә бик күңелле, матур узды.                                                     

Тукай дөньяда 27 ел гына яшәсә дә, искиткеч зур әдәби мирас калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген бирде. Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап һәм туган телгә, милли мәдәнияткә кызыксынуны арттыру максатыннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Габдулла Тукай – сүнмәс йолдыз ул!” исемле шигырь бәйрәме үткәрелде. Укучылар Г.Тукай язган шигырьләр сөйләделәр һәм әкиятләренә күзәтү үткәрделәр.

Олы Нырсы авыл китапханәчесе Сафина Ф.Ф. Олы Нырсы балалар бакчасында “Бөек Тукай шигырләре, әкиятләре күңелгә якын” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде.  Балаларга Г.Тукайның әкиятләре, шигырләре сөйләнелде. Алар Г.Тукайның шигырләрен яттан сөйләделәр, туган тел җырын җырладылар.

25 апрель көнне Айдар авылы китапханәчесе "Ромашка" балалар бакчасындагы нәниләр белән "Кечкенә Тукай" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Балаларга  Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында сөйләп кителде, әкиятләре кычкырып укылды. Нәниләр үзләре дә шагыйрь абыйларының шигырьләрен яттан сөйләделәр. Әлеге чара азагында  китапханәче Тукай абыйларының эш сөяргә, яхшылыкка, гадел булырга, алдашмаска өндәгән  шигырьләрен укып үсүләрен теләде.

Бу көнне китапханәгә килгән һәр укучыга Бөек җиңү символы булган “Георгий лентасы” бирелде. Китапханәче кулыннан җиңү символын алган һәр кеше Җиңү яулаган батырларны зур хөрмәт хисе белән искә алдылар.

Шундыйларның берсе булган Габдулла Тукайның шигырьләре һәм даны бөтен дөньяга таралган. Ачы авыл китапханәсендә әдипнең 130 еллык юбилее уңаеннан "Тукай" исемле плакат эшләнде.

Ачы авыл китапханәсендә "Тукай детям" дип исемләнгән күргәзмә эшләнде, аның буенча күзәтү һәм әңгәмә үткәрелде.

Әбде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә Г.Тукайның туган көне уңаеннан «В наших сердцах ты Тукай» дип исемләнгән күргәзмә эшләнде.

  25 апрель көнне Олы Мәтәскә авылында Габдулла Тукайга 130 ел тулуны билгеләп үттеләр. Мәдәният  хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән әкият-тамаша оештырдылар. Тамашачылары “Каенкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар иде. Әкияттән тыш балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.  Ахырда бергәләп “Туган тел” җыры башкарылды. Бәйрәм күңелле үтте.

 Шул уңайдан Узәк авыл китапханәсендә мәктәп укучылары белән "Без-Тукай оныклары" дигән темага чара уздырылды. Чарада укучылар Апушның авыр балачак тормышы, Кырлай авылынын шагыйребез тормышында тоткан урыны турында сойләделәр. Балалар Тукай язган әкиятләрне искә төшерделәр, шигырьләрен яттан укыдылар. Чараның төп максаты - балаларда яшьтән үк Г.Тукай иҗатына хөрмәт һәм кызыксыну уяту иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International