ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2016 ел
җомга

Акция кысаларында  Ямбулат авылы мәдәният хезмәткәрләре, шул исәптән китапханәче Шакурова Г., авылның обелиск тирәсен чистартып тәртипкә китерделәр.

22 апрель көнне, «Спортивный Татарстан» һәм "Мәрхәмәтле Татарстан" республика акциясе кысаларында, Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә укучылар арасында теннис ярышы үткәрде.

26 апрельдә Габдулла Тукайның тууына 130 ел булды. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә “Мәңге үлмәс Тукай” исеме астында күргәзмә оештырылды. Күргәзмәгә Габдулла Тукайның китаплары, фотосурәтләре һәм газета-журналлардан алынган мәгълүматлар куелды.

22 апрель көнне Айдар авылы китапханәсе беренче тапкыр  “Китапханә төне” Бөтенроссия акциясендә катнашты. Китапханәче Алсу Фаляхова катнашучыларга китап укуга булышлык итүче киң масштаблы "Китапханә төне" акциясе турында мәгълүмат җиткерде һәм әлеге чараның программасы белән таныштырды. Акция кысаларында төрле кызыклы әдәби конкурслар, уенннар үткәрелде. "Әдәбият иленә сәяхәт", "Син моны беләсеңме?", "Иң яхшы бәяләмә", әдәби геройны хәрәкәт, ишарәләр белән тасвирлап бирү, конфет тулы серле сандыкны эзләү һ.б конкурсларда укучылар бик теләп катнаштылар. “Туган җирем-туган төбәгем” дип исемләнгән  программа кысаларында үткән "Китапханә төне" укучыларыбызга туган җир, туган төбәк тарихына сәяхәт буларак тәкъдим ителде. Соңыннан "Китапханә кафе"сендә "кунак булып", яхшы кәеф һәм яңа кызыклы очрашулар көтеп өйләренә таралдылар.

Казаклар авылы китапханәсендэ 24 апрель көнне 7 - 8 класс укучылары белән берлектә Г.Тукайның тормыш юлы һәм ижатына багышланган “Тамчы – шоу” интеллектуаль уены үткәрелде. Бу уенда "Шүрәле" һәм "Былтыр" командалары үзара көч сынашты. Уен барышында 2 команда да үзләренең зирәклеген, тапкырлыгын күрсәттелэр. "Шүрәле" командасы берничә балга югары булып беренче урынны яулады.

Казаклар авылы китапханәсендә Г.Тукай атналыгы дәвам итэ. 23 апрель көнне "Шатлык" балалар бакчасы балалары белән "Тукай әкиятләрен укып үсәбез" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Китапханә бакчасында "Кәжә белән сарык" әкияте сәхнәләштерелде. Балалар бүреләр пешергән ботка белән сыйландылар. Бәйрәмнең икенче өлеше китапханәдә дәвам итте. Алар шагыйрнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар, кичәбез яраткан шагыйребезнең шигырьләре, жырлары белән бергә үрелеп барды.

Яңа китаплар арасында олы яшьтәге китап укучыларга да, балаларга да онытылып укырлык, кызыктыргыч китаплар күп. Китапларның күбесе үз укучыларын табарга өлгерде дә инде.

23 апрель конне Максабаш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Мәңге яши Тукай  безнең күңелләрдә” – шигырь кичәсе үткәрелде. Китап күргәзмәсенә куелган китаплар белән таныштырылды, шигырьләре укылды. Балалар бик теләп викторинада катнаштылар. Викторинаның җавапсыз калган сорауларына Тукай әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнарны карап, сорауларга җавап бирделәр. Г. Тукай шигырьләрен сөйләделәр.  ”Тылсымлы да, серле дә Тукай әкиятләре” - рәсем конкурсына йомгак ясап,балаларга бүләкләр бирелде.

Шармыш авыл китапханәсендә 22 апрель көнне  «Библионочь» - «Читай кино!» дип исемләнгән чара уздырылды. Монда катнашучыларны күңелле мизгелләр каршы алды: әкият геройлары белән очрашу, дөнья китапханәләре буйлап виртуаль сәяхәт, «Я выбираю супер героев» дип аталган конкурс, яраткан китап белән фотосессия, китапханә чәйханәсе,  «Подари библиотеке книгу» акциясе. Чара барышында «По этим произведениям снято кино» дигән китап күргәзмәсе эшләде. Ахырдан конкурсларда актив катнашучыларга грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. 

Олы Нырсы авыл китапханәсендә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап “ Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмә 2 өлештән тора  беренче өлеше олылар өчен, 2 нче өлеше балалар өчен. Китап укучыларыбыз  күргәзмәдән  файдаланалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International