ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2016 ел
җомга

Шармыш авыл китапханәсендә республика күләмендә уздырылучы «Спортивный Татарстан» дип исемләнгән акциягә кушылып шашка һәм шахмат ярышлары үткәрелде. Шашка һәм шахмат уеннары фикерләүне үстерә, гомерне озынайта. Өстәл уеннары яшьләрнең игътибарын сәламәт яшәү рәвеше алып баруга юнәлтергә ярдәм итә. 

20 апрель көнне Казаклар авылы китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан “Тукай иҗаты – балаларга” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды.

22 апрель  көнне Халыкара җир көне уңаеннан Әбде авыл китапханәсендә «Вокруг оглянись, в природу вглядись» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде, китап укучылар белән “Җир планетасы” дигән КВН уздырылды. Балалар табигать күренешләре турында кроссвордлар, үсемлекләр һәм хайваннар турында табышмаклар чиштеләр, уен ярдәмендә табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр, рәсем конкурсында сулыкларны сурәтләделәр.

22 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәчесе “Язгы шәфкатълелек” атнасы кысаларында “Ни хәлең бар китап укучым?” дип исемләнгән акция белән өлкән китап укучысы Ибрагимова Нәфига апаның өендә  булды, хәлләрен белеп, китап-журналлар белән таныштырды.

Г.Тукайның тууына 130 тулу уңаеннан Әбде  авылы китапханәчесе һәм укытучылар тарафыннан “Безнең Тукай” дип исемләнгән укучылар конференциясе уздырылды. Бу чарада балалар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, аның шигырьләрен укыдылар, шигырьләренә язылган җырларны башкардылар, мультфильмнар карадылар. Соңыннан рәсем бәйгесендә катнашкан балалар бүләкләнде.

2016 елның 28 апрелендә көрәш һәм билбау көрәше буенча республика ярышларында призлы урыннар алган укучылар өчен Казан шәһәренә экскурсия  оештырылды. Бу экскурсиядә катнашуда Хадиуллин Хаким зур булышлык күрсәтте.

  26 апрель  көнне Теләче ял паркында уздырылган «Тукай язы – шигъри яз» дип исемләнгән шигырь бәйрәмендә  Субаш  авылынннан да бер укучы - Кузнецова Анжелика чыгыш ясады. Ул  Г.Тукайнын "Бала белән күбәләк" шигырен сөйләде. Без китапханәчеләр һәм шулай ук балалар да  бәйрәмнән яхшы тәэсирләр белән кайттык.

Балалар бакчасының төп эш юнәлешләренең берсе булган музыкаль тәрбия бирүдә булган үзенчәлекләр, әлеге юнәлештә эшне оештыруның төп формалары турында сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу максатыннан, 26 апрель көнне 3нче номерлы Теләче балалар бакчасында район балалар бакчаларында эшләүче музыка җитәкчеләре семинары булып үтте. Семинарны ачып, бакча мөдире Габдулхакова Г.В. чыгыш ясады. Ул милләтебезнең  йөзек кашы, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның  130 еллык  юбилей көнне музыка җитәкчеләре очрашуның туры килеүен азсызыклап, семинарны “И туган тел, и матур тел” дигән җыр белән башлап җибәрүне тәгъдим итте. Семинарның беренче өлешендә  музыка җитәкчеләре шөгылләр, мастер-класслар күрсәттеләр.
Семинарның икенче  өлешендә Узәк, Теләче балалалар бакчасының музыка җитәкчеләре төрле актуаль проблемаларны һәм аны чишү алымнарын докладлар аша семинарда катнашучыларга җиткезделәр.
             Семинарны йомгаклап, район мәгариф бүлегенең  мәктәпкәчә белем бирү  һәм тәрбия методисты Саетова А.Н. чыгыш ясады. Ул уз чыгышында музыкаль тәрбия бирү эшен федераль дәүләт белем стандарларына туры китереп оештырылу, музыка җитәкчесенең эшен планлаштыру үзенчәлекләре белэн таныштырды, музыка җитәкчеләрен һәм балаларны төрле конкурсларда актив катнашырга чакырды.

Бу конкурста унике мәктәптән командалар  көч сынаштылар. Яшь инспекторлар өч юнәлеш буенча ярыштылар.  Югары  Кибэхуҗа  урта мәктәбе укучылары беренче урынны яуладылар. Алар Республикада узачак ярышка әзерләнәләр. 

   26 – 28 апрель көннәрендә, беренче сыйныф укучыларының  индивидуаль үсешен өйрәнү максатыннан, Теләче урта мәктәбенең 1В сыйныфында Халыкара iPIPS тикшеренүләренең II этабы үткәрелде. Беренчеләр белән интервьюер – Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Шәмсетдинова Гүзәл Рифхат кызы эшләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International