23 апрель көнне Балалар иҗат үзәге каршында эшләп килүче түгәрәкләргә йөрүче укучыларыбыз Кукмара районында үткәрелгән Р.И.Утямышев исемендәге “Мое Я в Большой Науке” дип исемләнгән ачык республика-күләм конференциясендә катнашып кайттылар. “Туган якны өйрәнү” секциясендә, “Иске имля язуының көнкүрешебездә чагылышы”дип исемләнгән чыгыш ясап, Олы Мишә урта мәктәбе базасында эшләп килүче “Гарәп теле графикасы” түгәрәгенә йөрүче, 9 сыйныф укучысы, Сахабиев Хабил-2 урынга лаек булды (җитәкчесе: өстәмә белем бирү педагогы Сахабиева Люция Заһид кызы).
Шушы ук секциядә “Самолет төшкән урын...” дип исемләнгән чыгышы белән, Олы Мәтәскә урта мәктәбе базасындагы “Туган якны өйрәнү” түгәрәгенә йөрүче, 7 сыйныф укучысы, Камалиева Рәфилә -3 урынны яулады (җитәкчесе: өстәмә белем бирү педагогы Загидуллина Роза Тимерхан кызы).
Әлеге чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары — ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, республика парламентының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, КФУның филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов һ.б. рәсми затлар катнашты.
Олимпиаданың финалында 500 укучы чыккан. Алар арасында Татарстанның төрле районнарыннан, Россиянең 12 төбәгеннән, Япония, Канада, Франция, Австралия, Таҗикстан, Казакъстан, Төркия, Үзбәкстан, Бельгия, Кыргызстан, Азербәйҗан кебек илләрдән дә катнашучылар булган.
Гран - прига исә Финляндиядән Хакен исемендәге мәктәп студенты Наил Бәдретдин лаек дип табылды. Татарстан данын яклаган Казаннан 27 нче номерлы татар гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Зилә Мөбарәкшина да олимпиаданың иң югары бүләгенә ия булды. Аларның икесенә бүләкне министр Энгель Фәттахов тапшырды.
Тантана татар телендә җыр һәм биюләр белән үрелеп барды. Тамашачылар каршында Алсу Әбелханова, Рөстәм Асаев, Артур-Марат дуэты кебек танылган җырчы сәнгате осталары, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары һ.б.лар чыгыш ясады. Тантана барысының бергә “Туган тел” җырын аягүрә басып башкару белән тәмамланды.
Халыкара олимпиаданың йомгаклау турында Теләче муниципаль районыннан 4 укучы катнашты:
- Алексеев Артур - Үзәк урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы (укытучысы Хаҗиева Гөлчәчәк Рәсим кызы);
- Гарифуллина Камилә – Иске Җөри урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы (укытучысы Сәлимова Резидә Гафур кызы);
- Тимербайев Ильсаф - Иске Җөри урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы (укытучысы Сәлимова Резидә Гафур кызы);
- Фәсхетдинова Алинә – Теләче урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы ( укытучысы Әсәдуллина Зөлфия Наил кызы).
"Габдулла Тукай иҗатын иң яхшы белүче” номинациясендә Теләче мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Фәсхетдинова Алинә җиңүче булды.
Россия күләмендә «Җиңү Агачы» дигән бөтенроссия акциясе бара. Әлеге акциягә Айдар мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнашты һәм мәдәният йорты бакчасына- стела тирәсенә яшь үсентеләр утырттылар. "Акция "Җиңү Агачы" -безнең бабаларыбызның фидакәрь көрәше нәтиҗәсендә тыныч тормышта яшәвебезне аңлату максатыннан , аларның җиңүләренә рәхмәтләребезне белдерү йөзеннән эшләнә.
Бәйрәм милли уеннар, җырлар белән бергә үрелеп барды. Бәйрәм ахырында балалар яңа кайткан китаплар белән таныштылар. Алар бу бәйрәмнән бик канәгать калдылар.
Айдар авылы китапханәсе "Язгы шәфкатьлелек атнасы - Мәрхәмәтле Татарстан" акциясендә катнашты. Әлеге акция кысаларында мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә обелиск янына куаклар утыртылды, юл кырыйлары чүптән арындырылды, җир көненә багышлап мәгълүмати стенд булдырылды. Стендта җир көнен уздыруның килеп чыгышы, җирнең иң суык һәм җылы урыннары, җир планетасының нидән торуы турында мәгълүматлар, шигъри формада теләкләр урнаштырылды.
Авылның мәдәният һәм мәгариф хезмәкәрләре мәктәп балалары белән берлектә чиркәү һәм П.Г.Пятницкий кабере тирәләрен тырмалап, чүп-чардан чистартты. Шулай ук авылның юл кырыйларындагы чүпләр дә җыелды. Мондый күмәк эш яшьләрне тәрбияләүнең бер чарасы булып тора.
Хөрмәтле христиан динен тотучы райондашларыбыз!
Сезне ихлас күңелемнән Пасха бәйрәме белән тәбрик итәм!
Бу бәйрәм-яхшылык, миһербанлык, бер береңне хөрмәт итү кебек мөһим гомум кешелек кыйммәтләрен гәүдәләндерүче якты бәйрәм.
Барлык якты теләкләрегез һәм башлангычларыгыз тормышка ашсын, гаиләләрегездә иминлек булсын!
Һәрберебезнең күңелендә ышану, өмет һәм якыннарыбызга мәхәббәт булсын!
Апрель ае җитү белән бар төбәкләрдә шигырь бәйрәмнәре, Тукай көннәре уза. Ул иҗат иткән сихри әсәрләр менә инде күпме еллар халкыбыз күңелендә бер моң булып яши. Китапханәләребездә татар халкының горурлыгы булган Габдулла Тукайның иҗатын тирәнтен өйрәнү, аның шәхесе үрнәгендә яшь буынны тәрбияләү юнәлешендә эзлекле эш алып барыла. Айдар авылы китапханәсендә дә Г.Тукайның 130 еллыгына багышлап "Моң йомгагын сүтә-сүтә, ил буйлап йөри Тукай" дип исемләнгән шигырь бәйрәме үткәрелде, шагыйрь иҗатын яктырткан "Милләтемнең җырчы тургае" исемле презентация күрсәтелде. Җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Әлеге кичәдә балалар Тукайның әкият геройлары “Кәҗә белән Сарык”, ”Су анасы”, “Шүрәле”, “Акбай” белән очраштылар. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Кичә азагында барлык атнашучыларга да мактау грамоталары һәм истәлек китаплары тапшырылды.