ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Шашка һәм шахмат уеннары фикерләүне үстерә, гомерне озынайта. Өстәл уеннары яшьләрнең игътибарын сәламәт яшәү рәвеше алып баруга юнәлтергә ярдәм итә.  

     2016 елнын 4 маенда сэг 10.00 да ААЖ «Тюлячиагрохимсервис» территориясында Авыл хужалыгы хэм азык-толек министрлыгыннан, авыл хужалыгы хэм азык-толеге идарэсеннэн хэм шулай ук, Татарстан Республикасы буенча ФГБУ «Россельхозцентр» оешмасы житэкчелэре хэм белгечлэре катнашында, хужалыклар арасында агу сиптергеч машиналарынын парады  узачак. Парад, агу сиптергеч машиналарынын техник торышына хэм тозеклегенэ карап, баллар белэн бэялэнеп уткэрелэчэк.

    Агу сиптергеч машиналарынын тикшерелэ торган параметрлары:

 - агу сиптергеч машиналарынын техник торышы, тозеклеге;

 - сиптеру механизмнарынын тигез итеп эшлэве;

 - механизатор кадрларынын эзерлеге (медицина тикшерелу узуы, техник  куркынычсызлыгы кагыйдэлэренен утэлуе хэм индивидуаль саклану чаралары белэн тээмин ителуе).

  

22 апрель  көнне Халыкара җир көне уңаеннан Әбде авыл китапханәсендә «Вокруг оглянись, в природу вглядись» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде, китап укучылар белән “Җир планетасы” дигән КВН уздырылды. Балалар табигать күренешләре турында кроссвордлар, үсемлекләр һәм хайваннар турында табышмаклар чиштеләр, уен ярдәмендә табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр, рәсем конкурсында сулыкларны сурәтләделәр.

22 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәчесе “Язгы шәфкатълелек” атнасы кысаларында “Ни хәлең бар китап укучым?” дип исемләнгән акция белән өлкән китап укучысы Ибрагимова Нәфига апаның өендә  булды, хәлләрен белеп, китап-журналлар белән таныштырды.

23 апрель көнне , Олы Мишә урта мәктәбе 9 нчы сыйныф укучысы Сахабиев Х. , Сахабиева Люция Заһид кызы җитәкчелегендә Кукмара районында үткәрелгән Р.И.Утямышев исемендәге “Мое Я в Большой Науке” дип исемләнгән ачык республика-күләм конференциядә булып кайтты. “Гарәп теле түгәрәге”нә йөрүче укучыбыз  “Туган  якны өйрәнү” секциясендә “Иске имля язуының көнкүрешебездә чагылышы” дип исемләнгән  фәнни-иҗади эше белән чыгыш ясап, 2 нче призлы урынны яулады. Мәктәп администрациясе исеменнән җиңүчеләргә рәхмәт белдерәбез,аларга иҗади уңышлар телибез.

Шундый күңелсез хәлләр килеп  чыкмасын өчен без башлангыч сыйныф укытучылары балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтәбез. Олы Мирәтәк башлангыч мәктәбендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган сыйныф сәгате үтте. Сыйныф сәгатендә укучылар юл билгеләрен, кагыйдәләрен өйрәнделәр.

16 апрельдән 23 апрельгә кадәр Олы Мишә урта мәктәбендә  дә “Язгы изгелек” акциясе старт алды. Ул “Һәр көнне игелек кыл!” девизы астында үткәрелә. Бу акциядә класс җитәкчеләре һәм укучылар актив катнаша. Көндә яхшылык кылу безнең изге бурычыбыз . 7-8 нче сыйныф укучылары өлкәннәребезгә  даими булышып торалар: өй эшләрендә булышалар, бакчада эшлиләр.Өлкәннәр безнең булышуыбызга сөенәләр. Безнең төп максатыбыз да кешеләргә шатлык китерү һәм эшебезне чын күңелдән башкару .

Вел собрание Секретарь первичного отделения Фарит Кадыйров. Он ознакомил присутствующих с основными положениями предварительного голосования. На собрании первички принял участие руководитель исполкома Тюлячинского местного отделения Партии Роберт Арсланов. Он более детально рассказал участникам собрания о Регламенте проведения ПГ (предварительного голосования), о задачах стоящих перед партийной организации по организации и проведении ПГ в данной партийной ячейке и в целом по местному отделению и о партийной мобилизационной кампании.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International