2016 елның 19 сентябрь көнне, “Язгы изгелек атнасы - яхшы эшләр эстафетасы” дип аталган акцияга таянып, “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең хезмәткәрләре ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә, адреслы ярдәм күрсәтү максатыннан, кием-салым, аяк киемнәре һәм башка кирәк-яраклар җыя башладылар.
Теләге булган кешеләрне бу акцияда катнашырга чакырабыз!
19 апрель көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучылар һәм Балалар иҗат үзәгенең “Туган якны өйрәнү” түгәрәгенә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Заһидуллина Роза Тимерхан кызы һәм педагог –оештыручы Газизова Равилә Исмәгыйль кызы җитәкчелегендә Ветераннар белән очрашып, өй эшләрендә булыштылар.
Очрашуда ветераннар үзләрен борчыган сорауларга җавап алып, үз фикерләрен җиткерде.
Шулай ук җыелышта катнашкан ветераннарыбызга мәктәп һәм мәдәният йортында шөгыльләнүче үзэшчәннәр тарафыннан әзерләнгән концерт күрсәтелде.
20 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан “Г.Тукай - шагыйрьләр солтаны!" исемле китап күргәзмәсе куелды. Сөекле шагыйребезнең әсәрләрен һәр татар баласы кечкенәдән күңеленә сеңдереп үсә, яттан белә. Тукайның китаплары безне матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел булырга өнди.
Бирегә килүчеләр татар әдәбияты классикларының әсәрләре буенча гомуми диктант яздылар. Мондый чаралар авыл халкының китап укуга булган кызыксынуларын арттырырга ярдәм итә.
Бүген, 19 нчы апрель көнне балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыру максатыннан “Карга боткасы” бәйрәме узды. Бәйрәмгә уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары чакырылды. Балалар янына Шүрәле, Нәүрүзбикә, әби, кара каргалар килделәр. Бәйрәмдә балалар җырладылар, биеделәр, ярыштылар, халык уеннары уйнадылар һәм рәхәтләнеп “карга боткасы” ашадылар.
Утырыш башланганчы мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән концерт булды. Җыелыш Баландыш авылы ветераннар советы җитәкчесе Ахметова Р.М. чыгышы белән дәвам итте. Шулай ук җитәкчеләр чыгышы да тыңланды һәм булган сорауларга җаваплар алынды.
Иргалиева Фирүзә 1 урын, Давлетшина Айзилә 3 урын алдылар. Команданың тренеры Нургалиев Гаптельбәр Миннәхмәтович. Укучыларны һәм тренерны әлеге уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!