ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

 Әлеге чарада әйдәп баручы белгеч Закиров Д.Р. катнашты. Ул балаларга төрле сораулар биреп, уеннар уйнатып, видеороликлар күрсәтеп, укучыларның юлда дөрес йөрү буенча белемнәрен тикшерде. Соңыннан аларга истәлекле бүләкләр  тапшырды.

Утырыш башланганчы Алан жирлеге узешчэннэре катнашында концерт куелды. Җыелыш  Алан авылы жирлеге рэисе Хажиев А.Г.чыгышы белән дәвам итте. Шулай ук җитәкчеләр чыгышы да тыңланды һәм булган сорауларга җаваплар алынды.

Ә быелгы апрель аеруча истәлекле-тиздән  сөекле шагыйребезнең 130 еллыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәсендә шагыйрьнең шигырьләреннән һәм аның турындагы истәлекләрдән торган «Тукай иҗаты ул- мәңге сүнмәс иҗат чишмәсе» дип исемләнгән күргәзмә эшли. 
Тукайның китаплары безне матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел булырга өнди.

Ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел булу уңаеннан оештырылды. Балалар берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә Тукайның тормыш юлын искә төшерделәр. Аннары алар әдипнең “Су анасы” поэмасын тыңладылар, әсәрнең әһәмияте турында фикер алыштылар һәм кеше әйберенә тияргә ярамаганлыгын аңладылар. Чарада Г.Тукайның башка әсәрләре дә укылды. Алар укучыларда туган якка, аның табигатенә мәхәббәт тәрбияли, тирә-юньне танып белергә ярдәм итә. Мондый очрашулар балаларны укыганнары буенча үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтә.

Баландыш төп мәктәбендә халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган “Без Тукайлы халык” исемле әдәби атналык дәвам итә. Бүген укучылар “Тукай эзләре буйлап” дип исемләнгән дәрес – презентация карап, бөек шагыйребезнең тормыш һәм иҗат юлын барладылар, шулай ук интеллектуаль уен да үткәрелде. Дәресне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнуллина Р.Х. үткәрде.

     20 нче апрель көнне Олы Мишә урта мәктәбендә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга карата аның тормышы һәм иҗаты буенча бердәм дәрес үткәрелде. Дәрескә Тукай китапларыннан күргәзмә, аның әсәрләренә ясалган рәсемнәр, дәрес темасына презентация кулланылды.Бу дәрестә укучылар Тукай тормышы,иҗаты турында тагын да тулырак мәгълүмат алдылар. Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты- халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.


20
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

     Сингапур методикасы буенча укытучыларның белемнәрен күтәрүгә багышланган укулар дәвам итә. Теләче гомуми урта мәктәбе укытучылары да сингапур методикасы  буенча укуда катнаштылар.Эшлекле уеннар белән үрелеп барган сингапур укулары укытучылар күңелендә тирән эз калдырды.Укытучыларның белемнәрен күтәрү буенча укуларны тренерлар Г.М. Шөгаепова, Г.Н. Габдрахманова һәм З.З.Хөсәенов алып барды.

Кичэ, 19 апрель конне Телэче муниципаль районынын ЖЧШ «Сэт иле-Телэче» филиалынын Чулпан булекчэсендэ хэм ААЖ «Тюлячиагрохимсервис»та тракторларга хэм арбаларга дэулэт техник карау уздырылды.

    Чулпан булекчэсендэ техниканы карауга барлыгы 8 берэмлек трактор, 3 берэмлек арба, ААЖ «Тюлячиагрохимсервис»та 6 берэмлек трактор, 2 берэмлек арба эзерлэнеп куелган иде. Тракторлар техник улчэу приборлары белэн тикшерелде. Тракторларнын эзерлеген тикшеру вакытында, механизатор белэн тээмин ителуве, аларнын тракторист - машинист таныклыгы булувы, тракторларнын хэм арбаларнын учетта торган документлары барлыгы тикшерелде.

    Техникага куелган талэплэр хэм шулай ук, техник хэм янгын куркынычсызлыгы кагыйдэлэренен утэлевенэ аеруча зур игътибар бирелде.    Хэрбер трактор янгын сундеру жайланмалары белэн (огнетушительлэр) хэм шулай ук аптечкалар белэн тээмин ителгэн.

    Эзерлекне тикшерудэ узйорешле машиналар хэм техниканын башка торлэре техник торышына кузэтчелек  иту идарэсе житэкчесе-Х.Х.Назиров, авыл хужалыгы идарэсенен житештеру-маркетинг булеге житэкчесе-И.Р.Баев, хужалык житэкчесе хэм белгечлэре катнашты.   

2016 елның 20 апрель көнне, “Язгы изгелек атнасы - яхшы эшләр эстафетасы” дип аталган акцияга таянып,  “Родник” халыкка социаль  ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге белгечләре волонтерлар белән берлектә мөмкинлекләре чикле булган балалы гаиләгә бардылар. Бу очрашу “Яхшы эшләр көне!” дигән девиз астында үткәрелде. Әлеге баланы туган көне белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International