ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2016 ел
сишәмбе

16 апрель көнне “Батыр” спорткомплексында “Спортив Татарстан” республика акөиясе кысаларында район оешмалары һәм авыл җирлекләре арасында хатын-кызлар командалары катнашинда волейбол ярышлары уздырылды. Уеннардан соң җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:

Укучылар бик теләп, актив катнаштылар. Укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Әлеге чарада презентация, чыгыш, слайд викторина кулланылды, аппликация, рәсем һәм кул эшләре бәйгеләре үткәрелде. 

Аларны карап, чистартып тору мөһим. «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы» уңаеннан, Баландыш авыл китапханәчесе 17 нче апрель көнне чишмә янын чистартуны оештырды.

16-17 апрель көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә “Татарстан өметләре” исеме астында бадминтон буенча Татарстан беренчелеге узды.   Теләче районы командасы составында Баландыштөп мәктәбе укучылары да уңышлы чыгыш ясады:

2007 елгы һәм яшьрәк кызлар арасында парлы уенда:

Мөбәрәкшина Чулпан һәм Мөхәмәтшина Рәзилә – 2 урын;

2005-2006 елгы малайлар арасында парлы уенда:

Шакиров Наил һәм Шакиров Фаил – 3 урын

 

Ялгыз уенда Мозаффаров Азат һәм Мөбәрәкшина Чулпан беренче сигезлеккә керделәр. 

Бу ярышта Лесной төп мәктәбенең егетләр командасына (тренер  Шаяхметов Ш. А.)    тиңнәр булмады.Алар  беренче  урынны яуладылар. Аларны бу  зур  уңышлары  белән чын күңелдән котлыйбыз. Командага  алга таба да уңышлар һәм яңа үрләр  яулауларын  телибез!Афәрин!

Терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш максатыннан Айдар авылы китапханәсендә “Террорчылык һәм экстремизм – җәмгыятькә куркыныч тудыра” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Катнашучылар «терроризм» һәм «экстремизм» төшенчәләре, аларны барлыкка китерүче сәбәпләрне, теракт вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген белделәр, периодик басмалардагы мәкаләләр белән таныштылар. 

Шул уңайдан 19 апрель  көнне Субаш авылы китапханәсендә  “Тукай бит ул - бөек шәхес, ул шигырьләр солтаны " дип исемләнгән шигырь бәйрәме уздырылды. Чараның максаты: балаларны Тукай иҗаты белән тулырак таныштыру. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен  сөйләделәр,  әкиятләрен  искә  төшерделәр. Ахырдан чара "Туган тел" җыры белән тәмамланды. Балалар  бу  чарада  бик теләп катнаштылар. Китапханәдә ай дәвамында  «Тукай эзләре буйлап» исемле күргәзмәсе эшләп килә.

Барлыгы 45   команда, 409 көрәшче катнашты. Безнең команда составында Олы Мәтәскә, Телэче, Шәтке, Олы Нырсы, Иске Җөри, Баландыш мәктәбе укучылары көрәште.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International