15 апрель көнне “Батыр” спорткомплексында “Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе” спорт бәйрәме булып узды. Бәйрәмне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы физик үсеш тәрбиячесе Хисаметдинова Л.Н һәм Теләченең өченче номерлы балалар бакчасы физик үсеш тәрбиячесе Валиахметова Г.И алып барды. Бәйрәмдә мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты. “Бәрәңге ”, “Җитез пар”, “Баланы алып чык” - иң кызык ярышлар буларак истә калды. Ике команда да бик җитезләр, кыюлар иде. Дуслык җиңде. Бәйрәм ахырында катнашкан һәр гаиләгә дә истәлекле грамоталар тапшырылды. Бәйрәм бик күңелле узды. Балаларга да , әти-әниләргә дә бәйрәм бик ошады.
“Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы” #Безбергә# МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” акциясе кысаларына таянып, 2016 елның 18 апреле көнендә “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең белгечләре волонтерлар белән берлектә “Дуслык” дәресе үткәрделәр.
Әлеге дәреснең максаты: халыклар арасында дуслык һәм тынычлыкны арттыру.
Баландыш авыл китапханәсендә дә газета-журналлар укырга, кроссвордлар чишәргә мөмкин. Китапханәгә килүчеләр шигырьләр укыдылар, табышмакларга җавап таптылар, кроссвордлар чиштеләр.
15 апрель көнне Әбде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә «Экологическая кругосветка” дип аталган экологик дәрес уздырылды. Чарада катнашкан балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, авылның экологик проблемаларын чишү буенча тәкъдимнәрен әйттеләр.
Алан авылы урамнары аша “Мәрхәмәтлелек маршы” узды. Авылдан Бөек Ватан сугышына китүчеләрнең 235 е һәлак булган, 78 е хәбәрсез югалган. Эстафетада катнашучылар авыл кешеләренә “Әйдәгез, мәрхәмәтлелек эшлик” дигән чакыру белән чыктылар һәм авылдашлар тырышлыгы белән обелиск территориясе тәртипкә китерелде.
Максабаш башлангыч мәктәбендә Тукай иҗатын өйрәнү буенча төрле чаралар үтеп тора.Тукай иҗаты буенча эшләнгән мультфильмнар карау оештырылды.Бу мультфильфнарны балалар бик яратып карыйлар: "Ничә тапкыр карасаң да, бер дә туйдырмый," -диләр алар. Мәктәптә бөек татар шагыйре ГабдуллаТукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан оештырылган күргәзмә эшли башлады Күргәзмәгә мәктәп укучыларының төрле стильдә иҗат ителгән рәсем- иллюстрацияләре һәм кул эшләре куелды.Укучылар шигырьләрен һәм аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны өйрәнделәр.
Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай” дигән стенд эшләнде.
Ә иң истә калганнары студент тормышы белән бәйледер. Урта Мишә авыл китапханәсендә "Студент тормышына сәяхәт" дип аталган әңгәмә –сөйләшү үткәрелде.
Язучы-прозаик, фронтовик шагыйрь Хисам Камаловка 90 яшь тулды. Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәсендә язучының иҗатына багышлап “Хисам Камалов әсәрләрендә сугыш кайтавазы” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде