Ветераннарның һәр сүзе йөрәккә үтеп керерлек булды. Бүгенге матур тормышыбыз өчен без алар алдында бурычлы.
Конкурсның максаты - татар мәдәниятенең гореф - гадәтләрен саклау. Ямбулат авыл клубы каршында эшләүче "Умырзая" татар фольклор ансамбле дә бу фестивальдә катнашу мөмкинлеге алды. Коллектив югары дәрәҗәдә чыгыш ясап кайтты. Ямбулат авылы китапханәчесе Гөлия Шакурова да бу коллективта чыгыш ясады.
Телэче муниципаль районы хужалыкларында комиссия тарафыннан, техниканың 2016 елгы язгы-кыр эшләренә әзерлеге буенча конкурс булып утте.
Язгы-кыр эшлэренэ эзерлекне тикшерудэ Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек буенча урынбасары Н.Н.Хазипов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механизация булегеннэн терлекчелек секторы модире И.Х.Габбасов, авыл хужалыгы хэм азык-толек идарэсе житэкчесе Р.Х.Низамутдинов, узйорешле машиналар хэм техниканын башка торлэре техник торышына кузэтчелек иту идарэсе житэкчесе, авыл хужалыгы идарэсе белгечлэре, хужалык житэкчелэре, баш инженерлар хэм хужалыкнын башка белгечлэре катнашты.
Чарада “Заря” берләшмәсенә йөрүче балалар үз куллары белән пластилиннан косманавтика темасына кагылышлы картиналар ясадылар.
Язучының туган көнен Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре ел саен төрле мәдәни чаралар белән билгеләп үтәләр. Менә быел да балалар белән бу бәйрәмгә әзерлек башланды. Укучылар җырлар һәм шигырьләр өйрәнәләр.
Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә су басуга каршы чаралар үтә. Мәктәп тирәсендә су ага торган юллар ачылды, су басарга мөмкин булган урыннарда электр линияләре тикшерелде,укучылар һәм әти әниләр арасында сулыклар янында үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды,мәктәптәге хезмәткәрләр өчен интруктаж-методик занятиеләр үтте.
Китапханәче Россия космонавтикасы, беренче космонавт һәм космос фәне турында мәгълүмат бирде. Кичә барышында «Удивительный мир космоса» дигән китап күргәзмәсе, космосның үсешенә багышланган стенд кулланылды, «Космическое путешествие» уены үткәрелде.
Аның төп өлеше булып авылдашлар һәм укучылар арасында “Космонавтика көне минем өчен ул - ...” дигән блиц опрос булды. Сораштыруда 12 кеше катнашты. Бөтен җавапларны горурлык һәм патриатизм хисе берләштерде.
Милләтебез даһие Габдулла Тукайның тууына 26 апрель көнне 130 ел булачак. Биш айлык вакыттан ятим калган, авыр язмыш сынаулары аша үтеп, җир йөзендә 27 ел гына яшәп калган ул. Әмма шул кыска гына гомер эчендә язылган һәр сүзе, һәр җөмләсе бездә горурлык, илһам өсти, яшәү асылын аңларга ярдәм итә, көч бирә, җаннарыбызны җылыта, киләчәккә рухландырып, күңелләребезне канатландырып тора. Ачы китапханәсендә китап укучы балалар белән бөек татар шагыйренең иҗатына багышланган әңгәмә уздырылды.