ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Әлеге дәрес Теләче районы оешуга  25 ел тулуга багышланды. Дәрестә  өлкән сыйныф укучылары катнашты. Аларга Шәтке авылы тарихы турында сөйләнде. Соңыннан  тема буенча фикер алышулар булды.

Теләче районының яңадан оешуына 25 ел тулу уңаеннан Урта Мишә авылы китапханәсендә “Район тарихында авылым Урта Мишә” дип аталган презентациягә әзерлек эшләре бара. Өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашып авылның, китапханәнең үткәне турында мәгълүмат җыела.

30 март көнне «Батыр» спорткомплексында Теләче муниципаль районы яңадан торгызылуга 25 ел тулу уңаеннан оешма-предприятияләр ир-егетлэр командалары арасында мини-футбол буенча район беренчелегенең финал ярышлары узды.

   Әлеге кискен ярышларда 1 урынны Теләче урта мәктәбе командасы, 2 урынны спорт мәктәбе командасы, 3 урынны- Теләче урта мәктәбе укучылары командасы, 4 урынны – район газ хуҗалыгы командасы яулады. Нәкъ менә шушы командалар финал ярышларында зур активлык курсәттеләр.

   Барысы 10 команда катнашкан мини-футбол ярышлары 2 март көнне старт алган иде.

30 март көнне Олы Мәтәскә китапханәсендә балалар китабы көне уңаеннан  күргәзмә эшләнде. Күргәзмәнең исеме “Күңелле китап”дип аталды. Күргәзмәгә балалар өчен яңа кайткан китаплар куелды.

Авылның алтын  куллы кешеләре В.Ф.Пашагина, Г.В.Данилина, З.М.Артамонова һәм башкалар китапханәгә килүчеләрне үзләренең хезмәт җимешләре белән сөендерде. Алар кул эшләре белән шөгыльләнергә дә, китаплар укырга да вакыт табалар. Китаплар аларга яраткан шөгыльләрендә дә киңәшче булып торалар. Күргәзмәдә әлеге темага багышланган китаплар, журналлар да урын алды.

        30 март көнне Теләче балалар китапханәсендә урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен, Шәтке авылыннан чыккан якташ – язучыларыбыз: 75 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче Нурислам Хәсәнов һәм Сәйдә Зыялыга багышланган, “Безнең юбилярлар” дигән викторина уздырылды.  Язучыларның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, балаларга үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап табарга, аларның әсәрләрендәге сәнгати дөреслекне, милли телебезнең матурлыгын, уй һәм тойгыларының тирәнлеген яхшырак аңларга ярдәм итте.

Алар тимурчылык эшендә катнашалар. Өлкәннәргә йорт эшләрендә генә булышып калмыйча, аларның картлык проблемаларын уртаклашалар.

2016 елның 26 апрелендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның  тууына 130 ел тула. Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә "Тукай - сүнмәс йолдыз ул" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмә киң катлау китап укучыларга, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән кызыксынучы һәркем игътибарына тәгъдим ителә.

24 нче март көнне Максабаш башлангыч  мәктәбендә чираттагы ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышның төп мәсьәләләре булып Татарстан Республикасының Мәгариф һәм Фән министырлыгыннан килгән күрсәтмәләр нигезендә “Туберкулез авыруына карата профилактик чаралар” темасын яктырту һәм 3 чирек нәтиҗәләре, ирешкән уңышларыбыз һәм бурычларны билгеләү булды. Авылның фельдшеры Галявиева Р.И. әти-әниләрне туберкулез авыруының килеп чыгышы һәм аңа карата нинди профилактик чаралар кулланырга кирәклеге белән таныштырды. Бүгенге көндә актуаль  булган «Ата-аналар  җаваплы” дигән темага башлангыч сыйныфлар укытучысы Гаязетдинова Ә.И. тирән эчтәлекле чыгыш ясады. Сыйныф җитәкчеләре чирек нәтиҗәләре,укучыларның тәртибе һәм уку сыйфаты торышы белән таныштырды. Җыелыш җанлы һәм эчтәлекле узды.

26 март көнне, Олы Кибәхужа башлангыч мәктәбендә «Кошлар көне» уткәрелде. Чарага бер атна кала рәсем конкурсы игълан ителгән иде. Укучыларыбыз бик теләп ясадылар рәсемнәрен. Укучыларнын берсе  дә бәйрәмнән буләксез китмәде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International