Ярышларда республиканың барлык муниципаль берәмлекләре дә катнашты, укучылар ГТО буенча үз яшьләренә туры килүче баскычта булган сынауларда көч сынаштылар. Безнең район данын Әбде, Шәдке, Үзәк, Теләче, Олы Нырсы һәм Югары Кибәхуҗа мәктәбе укучылары яклады. Фестиваль ахырында барлык командаларга да дипломнар тапшырылды.
Туберкулез инфекциясе организмда бармы-юкмы икәнен Манту реакциясе буенча белеп була. Шул максаттан бүген ягъни 28 март көнне безнең 3нче балалар бакчасында балалар табиблары Шакирова Л.М, шәфкать туташы Тазиева Л. Манту реакциясен ясадылар. Шәфкать туташлары балаларның тән температурасын үлчәп, сулыш юлларын тыңладылар, гомуми сәламәтлекләрен карадылар.
Балаларны Габдулла Тукай китаплары белән таныштырып, шигырьләр, әкиятләр кычкырып укылды. “Шүрәле” китабына күзәтү үткәрелде.
27 март көнне мәдәният йорты каршында кошларның җылы яктан кайтуы билгеләп үтелде. Программага балаларның чыгышы, төрле уеннар, кошларга багышланган шигырьләр, мәкальләр һәм табышмаклар әйтеш, җырлар һәм биюләр керде. Казанда карга боткасы пешерелде. Бәйрәмгә килүчеләр күп иде, алар ботка белән сыйландылар. Бу мәдәни чараны мәдәният хезмәткәрләре оештырды.
Ул халык сәнгате традицияләрен саклау һәм үстерүгә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗат мирасын популярлаштыруга, балалар һәм яшьләрне эстетик тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Бу конкурс кысаларында, Айдар авылы китапханәсе каршында эшләп килүче, "Тамчы" берләшмәсенә йөрүче Әлфинә Саттарова үзенең иҗат эшен бәяләү өчен жюрига тапшырды.
Әлеге күргәзмәдә китапханәгә килүчеләргә якташ актерларыбызның иҗаты турында кызыклы мәгълүматлар белән танышу мөмкинлеге булдырылды.
Әлеге конкурс кысаларында, 24 март көнне китапханә дәресе үткәрелде. "Туган якка сәяхәт- китаплар аша" дип аталган күзәтүләр буенча укучылар район тарихы, аның уңышлары, күренекле кешеләре, яшәү рәвешләре турында мәгълүмат алдылар.
Балаларга күчтәнәч итеп китапханәгә кайткан яңа китапларны алып төштеләр. Укучы балалар китаплар белән таныштырдылар, һәрберсе китаптан я бер шигырь, я әкият, я хикәя укыдылар. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә бу бик зур бүләк булды.
Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Шигырь миңа тиңсез кодрәт бирде” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Әлеге күргәзмәгә шагыйрьнең балалар һәм олылар өчен язылган китаплары куелды.