25 март көнне Олы Мәтәскә китапханәчесе бер төркем укучы балалар белән “Каенкай” ясле-бакчасына кунакка бардылар.
2016 елның 28 марты, дүшәмбе
Балаларга күчтәнәч итеп китапханәгә кайткан яңа китапларны алып төштеләр. Укучы балалар китаплар белән таныштырдылар, һәрберсе китаптан я бер шигырь, я әкият, я хикәя укыдылар. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә бу бик зур бүләк булды.