Балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч шөгыльләр күп. Һәм алар ниндидер яңалыкны яратып кабул итәләр. Айдар авылы мәдәният йортында "Бәхетле балачак" берләшмәсенә йөрүче балалар төсле җепләрдән матур аппликацияләр ясау белән шөгыльләнәләр. Чираттагы аппликация Теләче районы оешуга 25 ел тулу уңаеннан әзерләнде.
19 март көнне Шәтке авылында авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре , мәктәп белән берлектә "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм Нәүрүзбикә килү белән башланып китте. Балалар һәм авыл кешеләре төрле спорт уеннарында катнаштылар. Килгән кунаклар кайнар коймак, казанда пешкән ботка белән сыйландылар. Бәйрәм көне буе дәвам итте.
Яшь кешенең наркотиклар куллана башлавы - ул аның бәхетсезлек юлын сайлавы, әти-әниләренә, җәмгыятькә хыянәт итүе дигән сүз. Наркомания кешелек җәмгыятенә коточкыч зур зыян китерә. Шуңа күрә наркоман - яшүсмерләр белән түгел, наркоманиянең таралуына уңай шартлар тудырган өлкәннәрнең хаталарын булдырмау өчен көрәшергә кирәк. Наркомания – замана чире. Кеше үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш. Шуңа да наркотикларны татып карау тәкъдиме ясалуга бердәнбер дөрес җавап – алардан кискен төстә баш тарту! Шушы теманы яктыртып 20 мартта Баландыш мәдәният йортында студентлар белән түгәрәк өстәл артында “Наркомания – замана чире” дигән әңгәмә оештырылды.
24 март көнне Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. «Китап белән дус булыйк» акциясе кысаларында мәктәп укытучыларына яңа китаплар тәкъдим итте.
24 март көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә районыбыз оешуга 25 ел тулу уңаеннан "Туган җирем Теләче" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә якташ язучыларыбыз һәм күренекле шәхесләребезнең иҗаты яктыртылды.
Шармыш авыл китапханәсендә Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан китап һәм иллюстрацияләрдән торган «И это все о вас – работники культуры» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә танылган мәдәният эшлеклеләренең иҗаты һәм тормыш юлына багышланган китаплар урын алды.
27 март - Халыкара театр көненә карата, 24 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә, “Театр яктылыкка, нурга илтә” исемле әдәби сәгать үткәрелде. Китап укучылар “Сәхнә” журналларының яңа саннары белән таныштылар. Якташ артистларбыз Алмаз Фатхуллин, Харис Хөснетдинов иҗатлары турында кызыксынып тыңладылар.
Шул уңайдан Шәтке авылы китапханәсендә "Безнең җанда Тукай яши икән, яши шигырь, яши туган тел" дип исемләнгән китап-күргәзмә ясалды. Әлеге күргәзмәгә Тукайның балалар һәм өлкәннәр өчен язылган китаплары куелды.
Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, җурналлар тәкъдим итте. Алар үзләренә ошаган китапларны, җурналларны өйләренә укырга алдылар.
Олы Мишә авылы китапханәсендә "Моң бишегем - Теләче" дип исемләнгән стенд ясалды. Әлеге стенд Теләче районы яңадан тогызылуына 25 тулуга багышлана. Бу стенд районнан чыккан шәхесләребез белән танышып барырга мөмкинчелек бирер.