Теләченең яңадан оешуына 25 ел тулу уңаеннан Шармыш авыл китапханәчесе “Район тарихында минем китапханәм” дип аталган презентаөия әзерләү максатында авылның өлкән яшьтәге кешеләре белән очрашып авылның, китапханәнең үткәне турында мәгълүмат җыйды.
Шул уңайдан Субаш авыл китапханэсендә язучыга багышлап, башлангыч сыйныф укучылары өчен, “Балаларның яраткан язучысы” дип исемләнгән күргәзмә куелды. Китапханәче Петрова Л. балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Шулай ук Клара Булатованың җырлары да безне туган ягыбызны яратырга, үз мирасыбызга сакчыл мөнәсәбәттә булырга өйрәтә.
Ямбулат авылы китапханәсендә кошлар көне якынлашу уңаеннан "Кошлар - безнең дусларыбыз" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Без, китапханәче һәм укучылар, " Табигатькә сәяхәт" сериясе авторы һәм автор төзүчесе Т.Шакированың "Кошлар" дигән китапларыннан табигатебез бизәкләре булган кошлар хакында мәгълүматлар алдык, аларга багышланган шигырьләр, хикәяләр укыдык.
Балаларга мультфильмның тарихы турында, ничек күрсәтелүе турында мәгълүмат бирелде. Соңыннан балаларга төрле мультфильмнар күрсәтелде.
Чара суның яшәү чыганагы икәнлеге турында сөйләү белән башланды. Балалар үзләренең сорауларын бирделәр, су тамчысы турындагы әкиятне тыңладылар, су турындагы мәкальләрне искә төшерделәр.
Судан башка тереклек юк. Су – үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләр өчен яшәү чыганагы. Сулыклар – барлык тереклек өчен кирәкле суның саклану урыны ул. Ә су үсемлекләре һәм хайваннарының төп яшәү урыны. Яшәү чыганагы булган суга ихтирам тәрбияләү уңаеннан 22 март Су көне уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Су – яшәү чыганагы” исемле темага әңгәмә үткәрелде.
Китапханәче белән укучылар китапханәгә килгән газета-журналларга күзәтү ясадылар. Китапханә “Көмеш кыңгырау”, “Сабантуй”, “Ялкын”, “Салават күпере” исемле газета-журналлар алдыра. Балалар бик кызыксынып газета-журналлардагы хикәяләрне, шигырьләрне укыдылар, рәсемнәрне карадылар. Чара үзенчәлекле үтте.
Ул авыл тарихын бик яхшы белә һәм анда тарихка кагылышлы альбомнар, папкалар да бар.
Китапханәдә бу темага багышланган китаплар күргәзмәсе куелды. Очрашу вакытында китапханәче балаларга чүпрәктән курчак ясап күрсәтте, курчак театры, курчакларның төрләре турында мәгълүмат бирде.
Айдар авылы китапханәсендә, татар әдәбиятының йөзек кашы булган, шигърияттә якты йолдыз булып балкыган, үзенең киң кырлы иҗаты белән меңнәрчә китап сөючеләрнең күңелен яулаган Клара Булатованың 80 яшьлегенә багышлап әдәби дәрес үткәрелде. Әлеге чара авторның “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән шигыре белән башланып китте. Китапханәче шагыйрәнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, "Сарманның данлы кызы-әдәбият йолдызы" күргәзмәсенә күзәтү ясады, презентация күрсәтелде. Чара ахырында катнашучылар талантлы шагыйрәнең шигырьләрен укыдылар һәм китапларын өйгә укырга алдылар.