ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2016 ел
дүшәмбе

Бәйрәм  Нәүрүзбикә килү белән башланып китте. Балалар һәм авыл кешеләре төрле спорт уеннарында катнаштылар. Килгән кунаклар кайнар коймак, казанда пешкән ботка белән сыйландылар. Бәйрәм көне буе дәвам итте.

"Һәр өлкәнгә рухи юл" акциясе кысаларында  19 март көнне Урта Мишә авылы китапханәчесе Нәфига апа Ибрагимованың  өендә булып  З.Кадырованың  "Синсез килгән язлар", Г.Галимуллинаның “Җиләкле тау сере” дип исемләнгән китаблары һәм яңа газета-журналлар белән таныштырды.

Олы Мишә авыл китапханәсендә Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Клара Булатовага 80 яшь тулу уңаеннан “Язмышымда язлар булып кал” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Бу күргәзмәгә куелган китапларында шагыйрә калку бер сыйфат –хатын-кыз кичерешләрен һәрьяклап тулы итеп ачып күрсәтә. Күп кенә шигырьләрендә ул Ана булып та, бала булып та уйлый. Шуның белән шагыйрә буыннар бәйләнешен ныгыта, үткәнне киләчәккә тоташтыра. Бала психологиясен гади һәм тулы итеп ачып бирә.

Бу чарада Күкчә авылы китапханәчесе үзенең кул эшләре күргәзмәсе белән катнашты.

Максабаш авылы китапханәчесе хәбәр итүенчә, мәдәният йорты хезмәткәрләре V Бөтендөнья татар эшмәкәрләре конгрессы кунаклары өчен "Аулак өй" фольклор күренеше белән чыгыш ясадылар.

2 нче сыйныф укучысы Мөбәрәкшина Чулпанның рәсеме беренче урынга лаек булды һәм аңа истәлекле бүләк тапшырылды.

Әлеге күргәзмәнең максаты – укучыларда китапка карата мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү. Балалар белән «Правила обращения с книгой» темасына әңгәмә уздырылды.

Район мәдәният йортында авыл җирлекләре тарафыннан күргәзмә оештырылды һәм районыбыз үзешчәннәре тарафыннан  зур концерт программасы күрсәтелде. Әлеге чарада Урта Мишә авылы китапханәчесе дә катнашты.

V нче Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре делегациясенә Айдар авыл җирлеге күргәзмәсен китапханәче А.Фаляхова тәкъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International