Викторина ике раундны эченә алды: «Весенняя капель» һәм «Пернатые соседи». Бу темаларга китап күргәзмәләре дә тәкъдим ителде.
Балаларга әлеге дәрестә китапханәче китап турында сөйләде, китап уку кагыйдәләрен аңлатты. Дәрес азагында Һәр балага да "Исеңдә тот, укучым!" дигән буклетлар таратылды.
Яңа китаплар белән танышканнан соң, укучылар "Иң зирәк" дип исемләнгән табышмаклар чиштеләр, төрле мавыктыргыч уеннар уйнадылар.
Шармыш авыл китапханәсендә Кырымның һәм Севастополь шәһәренең Россия Федерациясе составына кушылуына ике ел булуга багышланган чаралар үткәрелде: «Россия и Крым - мы едины» темасына әңгәмә, «Все о Крыме» темасына викторина уздырылды. «Язык дружбы не нуждается в переводе» һәм «Я вырос здесь и край мне этот дорог» дип аталган мәгълүмат почмаклары эшләнде.
1961 нче елда Венада Юнеско каршындагы Халыкара театр институтының 9 нчы конгрессында ошбу көн театр көне дип игълан ителә. Театрны сөюче бар кеше өчен дә бәйрәм булган бу көн уңаеннан Теләче җирлекара китапханәсендә “Театр яктылыкка, нурга илтә” исеме астында китап һәм журналлардан торган күргәзмә эшләнде.
Бу күргәзмәгә китаплары куелган шагыйрьләр Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Клара Гариф кызы Булатова 18 мартта 80 яшьлеген, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе шагыйрь Рәдиф Кәшфулла улы Гатауллин 30 мартта 75 яшь тулган көннәрен билгеләп үтәләр.
Шул уңайдан әлеге компания Теләче җирлекара китапханәсендә булып шагыйрьнең иҗатын тагын бер кат искә төшерделәр, аның шигырьләрен укыдылар, китапларын яздырып алдылар.
Әлеге чарада шулай укытучылар Шайдуллина Г.М. һәм Казакова Э.Р. да катнашты. Укучыларга районның әдәби картасы, “Якташларыбыз иҗаты” дигән күргәзмә, танылган шәхесләребезгә багышланган материаллар тупланган папкалар, язучыларның китаплары ярдәмендә мәгълүмат бирелде. Укучыларның алган белемнәрен тикшерү йөзеннән викторина үткәрелде. Соңыннан укучыларга якташ язучыбыз Ф.Галиевның китаплары бүләк итеп тапшырылды.
Китапханәчеләр тарафыннан якташ язучылар күргәзмәсенә күзәтү уздырылды, китапханәгә килүче балалар өчен кызыклы булган берничә газета-журнал турында мәгълүмат бирелде, балалар белән китаплар турында әңгәмә үткәрелде. Балалар китап фондында булып зур кызыксыну белән китапларны карадылар, китапханәгә тагын киләчәчәкләрен әйттеләр.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 20 гражданга халыкны эш белән тәэмин итү, һөнәри яңадан укыту, пособие түләү тәртибе һәм шартлары, вакытлыча эшләр оештыру буенча юридик ярдәм күрсәтте
Чара йомгаклары буенча 20 кеше яңадан рәсмиләштерү узды.