ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2016 ел
җомга

Теләче районындагы Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе Гөлсем Галиевнаны юбилее белән котлап алдагы тормышында аңа саулык, күңел тынычлыгы, озын гомер, аяз һәм тыныч күк йозе теләп кала.

2016 елның 23 нче март көнне «Родник» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре аз керемле һәм авыр тормышлы гаиләләрдән булган, мөмкинлекләре чикле булган  4 баланы Апас районыныда  урнашкан «Свияга» ял йортына җибәрделәр.

2016 елның 24мартында Олы Мәтәскә урта мәктәбендә “Физика фәненнән укучыларны имтиханга әзерләүнең отышлы алымнары” дигән темага физика укытучыларының район семинары үткәрелде. Олы Мәтәскә урта мәктәбе укытучысы Юнусов Агъзам Маликович БДИ ның С өлешенә караган биремнәрне анализлады.

Ярыш 2001-2002, 2003-2004, 2005 һәм кечерәк яшь аралыгындагы кызлар һәм үсмерләр арасында барды. Беренчелектә якын-тирә районнардан 8 команда катнашты (75 уенчы). Үз яшь категорияләрендә Теләчедән  ИлсияЗаһидуллина – 2 урын, Гүзәлия Гыйниятуллина – 1 урын, ЖасминДәминова – 1 урын, Кирилл Кучер һәм Илнар Тимербаев – 1 урын  яулады. Җиңүчеләргә диплом һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

24 март көнне Арча шәһәрендә2004-2005 елгы малайлар арасында мини-футбол буенча Арча районы ачык беренчелеге узды. Ярышта Арча, Әтнә, Теләче, Биектау, Марий-Эл республикасының Бәрәңге районы командалары катнашты. Теләче районы командасы 2 нче урынга лаек булды. 1 урында – Арча районы, 2 урында Марий-Эл республикасының Бәрәңге районы командасы. Җиңүчеләргә кубок, медаль һәм дипломнар тапшырылды.

Ярыш Казан шәһәренең “Динамо” футбол клубында узды. Ярышта республикабызның районнарыннан 9 команда катнашты, Теләче командасы 5 нче урында. Катнашкан барлык командаларга да футбол уйнау өчен форма комплектлары тапшырылды.

19 март көнне Арча шәһәрендә "Созвездие-Йолдызлык" Республика телевизион- яшьләр фестивале конкурсының зона этабы булып узды. Балалар иҗат үзәгеннән 100 ләп бала катнашты.

22нче март көнне Саба районы Балалар иҗат үзәгендә "Робот-2016" зона ярышлары булып узды. Ярышта Теләче районыннан Нуртдинов Руслан Раисович һәм Закироов Наил Валимухаметович җитәкчелегендә 2 команда катнашты. Руслан Нуртдинов түгәрәгендә шогыльләнүче Гараев Салават һәм Насибуллин Ильшат 3 урынга лаек булдылар.

23-24 мартта Теләче урта гомумбелем бирү мәктәбе укытучылары өчен "Татарстан Республикасында белеем бирү дәрәҗәсен камилләштерү" проектын тормышка ашыру кысаларында "Фикерләү культурасын устерү" программасы буенча ике көнлек тренинг үткәрелде.

Конкурста Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе филиалы Кече Кибәхуҗа мәктәбеннән 9 нчы сыйныф укучысы Гильмутдинова Ләйлә катнашты һәм өченче урынны яулады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International