Ярыш 2001-2002, 2003-2004, 2005 һәм кечерәк яшь аралыгындагы кызлар һәм үсмерләр арасында барды. Беренчелектә якын-тирә районнардан 8 команда катнашты (75 уенчы). Үз яшь категорияләрендә Теләчедән ИлсияЗаһидуллина – 2 урын, Гүзәлия Гыйниятуллина – 1 урын, ЖасминДәминова – 1 урын, Кирилл Кучер һәм Илнар Тимербаев – 1 урын яулады. Җиңүчеләргә диплом һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.