ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2016 ел
җомга

Анда барлыгы 40 башлангыч сыйныф укучысы көч сынашты. Бәйрәмдә балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова да катнашты.    Айдәр башлангыч мәктәбенең 4 сыйныф укучылары Фаттахова Илзирә, Шайхетдинова Динә (укытучылары – Фаттахова Р.В.) әлеге бәйгедә призлы урын яуладылар һәм III дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.

Әлеге укуларда безнең районнан ике укучы катнашты. Шәткеурта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Мавлина Зәлия “Экологик сукмак буенча эзләнү-тикшеренү эшләре” дигән тема буенча  чыгыш ясап, I дәрәҗә Дипломга лаек булды (җитәкчесе – география укытучысы  Шәйхиева Илсөяр Миннәхмәтовна). Үзәк урта мәктәбенең 9нчы сыйныф  укучысы Хәсәншин Булат “Amwayэшләнмәләренең тереклеккә тәэсире” дигән теманы яклап, III дәрәҗә Дипломга лаек булды.

Чираттагы концертта Социаль яклау идарәсе, Пенсион фонды  һәм Подстанция оешмалары катнашты.

  Алар  уңышлы гына чыгыш ясадылар. Хор,вокаль ансамбль, дәртле биюләр чыгышы тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде.

Баксаң, алар да башкалар кебек сәхнәдә матур итеп җырлыйлар, бииләр, сәнгатьле итеп сөйлиләр икән.

  22 март көнне район мәдәният йортында районыбызның полиция хезмәткәрләре куйган концертта инандык.

 Чыннан да, бик матур концерт-тамаша күрсәтте тәртип саклаучылар. Хезмәткәрләр гаиләләрен дә әлеге эшкә тарткан, балалар һәм өлкәннәр берләшеп искиткеч номерлар күрсәтеп халыкны шаккаттырды.

Аны Теләче урта мәктәбе коллективы дэвам итте.

  Хор, вокаль ансамбелләр, халык инструментлары ансамбельләре   чыгышы тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде.

24 март көнне Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. «Китап белән дус булыйк» акциясе кысаларында  мәктәп укытучыларына яңа китаплар тәкъдим итте.

Бу әдәби кичәдә 33 ел гомерен мәдәнияткә багышлаган  Галимова Рәкия Фатих кызының 70 яшьлек юбилее билгеләп үтелде. Бүгенге көндә дә бер генә мәдәни чара да аннан башка үтми. Ул үзенең төпле киңәшләре белән һәрвакыт мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм итеп тора. Аңа хезмәттәшләре, якын дуслары үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.

Балалар китапханәсе мөдире Закирова Л.М. китапханәгә килүчеләрне татар язучысы Госман Бакировның китаплары һәм иҗаты белән таныштырды, шулай ук аның тормыш юлы һәм иҗаты буенча кайдан өстәмә мәгълүмат табып булуы хакында да әйтеп узды. Балалар игътибарына язучының тормышы турында елмаерга, ә кайбер очракларда киресенчә еларга мәҗбүр итә торган кызыклы фактлар тәкъдим ителде. Безнең китапханә балаларны чит ил һәм рус әдәбиятыннан тыш, туган як әдәбиятын укытуга да тартырга тырыша. Халкыбызның яшәү рәвешен һәм миләтебезнең холык үзенчәлекләрен без нәкъ менә шунда күрәбез.

Шармыш авыл китапханәсендә Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан китап һәм иллюстрацияләрдән торган «И это все о вас – работники  культуры» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә танылган мәдәният эшлеклеләренең иҗаты һәм тормыш юлына багышланган китаплар урын алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International