21 нче мартта Казанның Киров районындагы 81 нче мәктәптә яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге фәнни-эзләнү эшләре буенча регионара укулар булды.

2016 елның 25 марты, җомга

Әлеге укуларда безнең районнан ике укучы катнашты. Шәткеурта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Мавлина Зәлия “Экологик сукмак буенча эзләнү-тикшеренү эшләре” дигән тема буенча  чыгыш ясап, I дәрәҗә Дипломга лаек булды (җитәкчесе – география укытучысы  Шәйхиева Илсөяр Миннәхмәтовна). Үзәк урта мәктәбенең 9нчы сыйныф  укучысы Хәсәншин Булат “Amwayэшләнмәләренең тереклеккә тәэсире” дигән теманы яклап, III дәрәҗә Дипломга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International