Полиция кебек кырыс һәм җитди һөнәр ияләрен хискә бай, үтә дә сәнгать җанлы кешеләр дип һич уйламассың.

2016 елның 25 марты, җомга

Баксаң, алар да башкалар кебек сәхнәдә матур итеп җырлыйлар, бииләр, сәнгатьле итеп сөйлиләр икән.

  22 март көнне район мәдәният йортында районыбызның полиция хезмәткәрләре куйган концертта инандык.

 Чыннан да, бик матур концерт-тамаша күрсәтте тәртип саклаучылар. Хезмәткәрләр гаиләләрен дә әлеге эшкә тарткан, балалар һәм өлкәннәр берләшеп искиткеч номерлар күрсәтеп халыкны шаккаттырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International