ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2016 ел
җомга

Китап укучылар “Сәхнә” журналларының яңа саннары белән таныштылар. Якташ артистларбыз Алмаз Фатхуллин, Харис Хөснетдинов иҗатлары турында кызыксынып тыңладылар.

1961 нче елда Венада Юнеско каршындагы Халыкара театр институтының 9 нчы конгрессында ошбу көн театр көне дип игълан ителә. Театрны сөюче бар кеше өчен дә бәйрәм булган бу көн уңаеннан Теләче җирлекара китапханәсендә “Театр яктылыкка, нурга илтә” исеме астында китап һәм журналлардан торган күргәзмә эшләнде.

14-24 мартка кадәр өстәмә белем бирү педагогы Сахабиева Люция Заһид кызы  Казан шәһәренең Республика тәрбия эшләре үзәгендә үткәрелгән “Балаларга өстәмә белем бирүдә яңача технологияләр” дип исемләнгән белем күтәрү курсларында булып кайтты. Лекцияләр тыңлаудан  тыш,  төрле Балалар иҗат үзәкләрендә булып дәресләр, мастер-класслар белән таныштылар, проект эшләре якладылар. Ахырдан үз тәҗрибәләре белән уртаклашып чыгыш  ясап һәм текст нәтиҗәләре буенча  таныклыкка ия булдылар.

Бу күргәзмәгә китаплары куелган шагыйрьләр Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Клара Гариф кызы Булатова 18 мартта 80 яшьлеген, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе шагыйрь Рәдиф Кәшфулла улы Гатауллин 30 мартта 75 яшь тулган көннәрен билгеләп үтәләр.

Укучылар, каникул булганга карамастан, бик теләп аларга йөриләр. Буген мәктәптә Нургалиев Габдельбәр Миннәхмәтович җитәкчелегендә "Өстәл тенисы" түгәрәге эшләде.  

22  март  көнне   2002-2004 елгы укучылар  арасында кул көрәше   (армспорт) буенча район беренчелеге узды.  Безнең  мәктәп укучылары бу ярышта бик теләп катнаштылар һәм  призлы урыннар яуладылар.  5 сыйныф укучысы Гаязетдинов Рәсүл-1 урын, 7 сыйныф укучысы Шаймарданова Ләйсән-2 урын, 6 сыйныф укучысы Усманов Идел -3 урын алып, мәктәбебез командасы данын яклап кайттылар. Молодцы егетләр,  кызлар без сезнең белән горурланабыз!

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә “Уку елының 3нче чиреге нәтиҗәләре, алда торган бурычлар” темасына педагогик киңәшмә булып үтте. Киңәшмәдә 3нче чиректә алып барган эшчәнлеккә  анализ ясалды, нәтиҗәләр чыгарылды,мәктәптә эчке контроль  торышы, чиреклек контроль эшләрнең нәтиҗәләре, 9 нчы  сыйныф укучыларын дәүләт йомгаклау аттестацияләренә әзерләү, арадаш аттестация үткәрү мәсьәләләре каралды.

15 март көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы педагог-психологы Хазипова Сәйлән Нагимовна  Питрәч мунициапаль районында узган  «Педагог –психолог» республика  конкурсының  зона турында катнашты. Катнашучыларның   көчләрен ике номинация буенча сынадылар: 1. “Үзләре турында презентация”,2. “Ачык шөгыль”. Сәйлән Нагимовнага  сертификат тапшырылды. Без чын күңелдән  киләчәктә тагын да югары нәтиҗәләргә ирешүен теләп калабыз.

Шул уңайдан әлеге компания Теләче җирлекара китапханәсендә булып шагыйрьнең  иҗатын тагын бер кат искә төшерделәр, аның шигырьләрен укыдылар, китапларын яздырып алдылар.


24
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Шул уңайдан Шәтке авылы китапханәсендә "Безнең җанда Тукай яши икән, яши шигырь, яши туган тел" дип исемләнгән китап-күргәзмә ясалды. Әлеге күргәзмәгә Тукайның балалар һәм өлкәннәр өчен язылган китаплары куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International